" Авито" сайтына 8-9 айлык улын сатуга куйган хатынның исеме Виктория. Үзе Новосибирскидан.
Тәкъдим иткән улының исеме Макар . Баланың фотосы куелган. Сабый яңа киемдә, беренче карашка сау-сәламәт сабыйга охшаган. Игълан "Йорт хайваннары" сату бүлегенә куелган. Хакы язылмаган.
Хатын сау-сәламәтме, ни уйлап бу эшне эшләргә булган, моны прокуратура тикшергәч билгеле булыр. Нинди адәм генә юк җир йөзендә.