Барлык яңалыклар
Борчулы сигнал
27 Май 2021, 12:19

Балтач вандалларына кем чик куяр?

Иске Балтач авылының “Гаилә паркы”ндагы тәртип кемгә комачаулаган?

Иске Балтач авылының “Гаилә паркы”ндагы тәртип кемгә комачаулаган?
Узган җәйдә “Уңайлы шәһәр мохите” программасы чикләрендә Иске Балтач авылында булдырылган “Гаилә паркы”н балтачлылар сөенеп кабул иткән иде. Биредә сабыйларга уйнарга, үсмерләргә спорт белән шөгыльләнергә, өлкәннәргә ял итәргә мөмкинлекләр булдырылган. Тик шушы уңайлыклар кемгәдер “комачаулаган”. Узган төндә ике тренажёр станогының терәген сындырып сафтан чыгарганнар. Иске Балтач авыл биләмәсе белгечләренең бүгенге эш көненең күп вакытын шул җимереклекне тергезү мәшәкатьләре алды.
—Безнең Иске Балтач авылының Совет урамында булдырылган “Дуслык аллеясе”нә да вандаллардан тынгы юк. Утыртылган агачларны сындырып, чүп савытларын җимереп, ватып “юаналар”. Әлеге вакытта Комсомол урамында “Яшьлек” аллеясе эшләнә. Бу максатларга 6 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Алдагы елларда Совет урамында ике яклап аллеяләр эшләнәчәк. Әле генә шушы объектларны төзекләндерү буенча тавыш бирү чарасы үтте. Анда 2500 гә якын кеше катнашты. Халыкның активлыгыннан чыгып мондый төзекләндерү эшләрен эшләргә кирәк, дигән нәтиҗә ясыйбыз. Тик арабызда йөргән ике-өч кешенең булдырган уңайлылыкны көч кулланып бозуы, сафтан чыгаруы күңелне кыра, — ди Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов.
Халык мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән матур башлангычларны юк итүне алга алган, вәхшиләрчә кылыклары белән көтелмәгән мәшәкатьләр китереп чыгарган кешеләрнең шәхесе ачыклраныр, алар тиешле җәзаны алырлар ди урындагы җитәкчеләр. Парк мәйданы төрле яктан видеокүзәтү белән тәэмин ителгән.
Автор фотолары
Читайте нас: