Барлык яңалыклар
Борчулы сигнал
10 ноябрь 2020, 12:40

Кошларны суюны озакка калдырмау хәерле

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы кош гриппы куркынычы булганлыктан кош-кортны суя башларга киңәш итә. Белгечләр авыл халкына, салкыннарны көтеп тормый, үрдәк һәм казны суя башларга кирәклеген искәртә.Теманың дәвамы сайтта:

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы кош гриппы куркынычы булганлыктан кош-кортны суя башларга киңәш итә.
Белгечләр авыл халкына, салкыннарны көтеп тормый, үрдәк һәм казны суя башларга кирәклеген искәртә. Министрлыкта күрше төбәкләрдән кош гриппы вирусы керүдән куркалар. Бу чир тигән очракта, 100 процент очракта кош үлә. Барлык кошлар да зарарлануы күзәтелә, аны кыргый кошлар күчерүе билгеле. Русия буенча 11 төбәктә, шул исәптән Башкортстан белән күрше Татарстанда һәм Чиләбе өлкәсендә, 75 имин булмаган пункт теркәлгән инде. Башкортстанның Бакалы районыннан биш чакрым ераклыкта шулай ук авыру учагы табылган. Хәзерге вакытта анда вирус таралмасын өчен эшчәнлек җәелдерелгән. Башкортстанның ветеринария хезмәтендә 8- 800- 775 -5828 телефон номеры буенча “кайнар линия” эшли, аңа кошның кинәт үлүе очрагында шалтыратып, белгечләр белән киңәшеп була. «Әгәр бер хуҗалыкта авыру табылса, бөтен төбәкне карантинга ябачаклар: чыгару тыелачак. Башкортстанда эре кошчылык предприятиеләре - Благовар нәсел заводы, «Башкорт бройлеры», «Индюшкин». Шуңа күрә вирусның республика территориясенә үтеп керүен булдырмый калу мөһим.
Кош-кортны шәхси хуҗалыкларда, кыргый кош-корт белән контактны булдырмас өчен, тиз арада ябык читлекләргә күчерергә, билгесез азыкны сатып алмаска һәм читтән тере кошны сатып алмаска кирәк», — диде Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә. Республика белән чиктәш зоналарда, Салават районында һәм гомумән Башкортстанның төньяк-көнчыгышында кошлар сатуга ветеринария контроле көчәйтелгән.
Кош гриппы таралу башка төбәкләрдәге эре кошчылык фабрикаларында теркәлгән. Башкортстанда әлегә бу куркыныч кош гриппы инфекциясен йоктыру очраклары табылмады. Кош-кортны сату мониторингы алып барыла, тере кошны рөхсәтсез сату тыела. Халыкка сулыкларда суда йөзүче кошларны ирекле йөртүне чикләргә, аларны фәкать үз йортында гына тотарга киңәш итәләр.
Читайте нас: