Барлык яңалыклар
Борчулы сигнал
1 октябрь 2020, 12:00

25 бала алкоголь белән агуланган

Башкортстанда 2020нче елның сигез аенда 25 бала исерткеч эчемлекләр эчеп агуланган, дип хәбәр итә төбәк кулланучылар күзәтчелеге.

Башкортстанда 2020нче елның сигез аенда 25 бала исерткеч эчемлекләр эчеп агуланган, дип хәбәр итә төбәк кулланучылар күзәтчелеге.
Уфада спиртлы продукция куллану нәтиҗәләреннән 13 бала hәлак булган. Алар арасында тугыз айлык бала hәм бер яшьлек сабый да бар. Шулай ук 13 яшьлек дүрт бала hәм 14 яшьлек биш яшүсмер hәлак булган. Стәрлетамак, Бөре, Ишембай, Салават, Дүртөйле, Салават, Уфа районнарында балалар спирт тәшкил иткән продукция эчеп агулану очраклары теркәлгән.
Ел башыннан бирле республиканың 105 кешесе спиртлы продукция белән агуланудан үлгән. Уфада спирт кулланудан үлүчеләр саны аеруча күп.
Гыйнвар-август айларында 96 наркотик матдәләр белән агулану очрагы теркәлгән, аларның 65е – үлем белән тәмамланган.
116 кеше углерод окисьлары белән агуланган, 90 кеше hәлак булган. 26 очрак – азык-төлек продуктлары белән агулану, шул исәптән 22 очрак—агулы гөмбәләрдән зыян күрүчеләр.
Чыганак
Читайте нас: