Барлык яңалыклар
Борчулы сигнал
5 февраль 2019, 12:43

Көндәшледә мәдәният йорты һәм яхшы юллар булырмы?

Көндәшледә мәдәният йорты һәм яхшы юллар булырмы? Көндәшлелеләр, мәсьәләне хәл итүне үтенеп, Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.

Тормышның уңайсыз шартлары авылда яшәүчене дә борчый. Берәүләр социаль челтәрләрдә үз фикерен белдерә. Икенчеләр, җитәкчеләргә язма мөрәҗәгатьләр ясый. Шушы көннәрдә райондашыбыз Илһам Шәймөхәмәтов та Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбирповка социаль челтәр аша (ВКонтакте челтәрендәге Инцидент төркеме аша түгел) көндәшлелеләр гозерен җиткергән.
„Хөрмәтле Радий Фәритович! Игътибарыгызны Балтач районы Көндәшле авылындагы хәлләргә юнәлтәсем килә. Безнең авылда 500дән артык кеше яши. Анда урта мәктәп бар. Ләкин мәдәният йорты юк. Юллар торышы бик начар,”—дип яза автор.
Биредәге хәлләр турында район Хакимияте хәбәрдар. Андагы хәлләрне яхшырту юнәлешендә эш кузгатылган булган.
„2018 елда әзерләнгән проект-смета документациясенә Көндәшле авыл мәдәният йорты ремонт эшләре дә кертелде. 2019 елның март аенда мәдәният өлкәсе учреждениеләрен үстерү максатларына республика бюджетыннан субсидияләр бүлү өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль берәмлекләрне конкурс рәвешендә сайлап алу үтәчәк. Исемләнгән проект та шул конкурста катнаша. Конкурс нәтиҗәләре уңай булган очракта, Көндәшле авыл мәдәният йорты 3,5 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәменә ия булып, 2019 елда ремонтланырга мөмкин.
Сорауның икенче өлешенә килгәндә, 2019 елда Көндәшле авылы юлларын ремонтлау өчен муниципаль юл фондыннан 1 миллион сум акча бүленәчәк. Бу акчага авылның Тукай урамы юлларына һәм Инеш елгасы аша күпергә ремонт үткәрү планлаштырыла. Эшләр җәй айларында башкарылачак. Башкортстан Республикасы юл фондыннан акча бүленгән очракта башка урамнар юлларына да ремонт үткәрелергә мөмкин,”—дип җавап биргән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Төп фото редакция архивыннан.
Читайте нас: