Барлык яңалыклар
Борчулы сигнал
7 июнь 2017, 17:58

Авыллар Халкы Иске Балтач урамында юллар чокырлы булуына зарлана

Бүген Богдан авылында яшәүче бер абый(үзенең үтенече буенча исемен бәян итмибез) Иске Балтач урамнарында юллар чокырлы булуына борчылу белдереп редакциягә шалтыратты.

Бүген Богдан авылында яшәүче бер абый(үзенең үтенече буенча исемен бәян итмибез) Иске Балтач урамнарында юллар чокырлы булуына борчылу белдереп редакциягә шалтыратты.
Бигрәк тә, район үзәге сәнәгать микрорайонының бер өлешендә юлның торышы начар булуы һәм биредәге чокырлар инде ике ел дәвамында тигезләнмәве турында хәбәр итте шалтыратучы. Сүз "РегионСтрой" җәмгыяте бүлекчәсе төбәгендге чокырлар турында бара. Биредә, чынлап та, юлда берничә чокыр бар.
—Олы юлдагы чокырларны Иванай авылына җиткәнче тигезләп чыктылар, ә биредәге чокырларны, әйтерсең, бәхәсле участок, нигәдер тигезләмиләр,—дип үз фикерен белдерде богданлы.
Бу сорауга ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иткәч, юл төзү һәм ремонтлау район идарәсе начальнигы Эмиль Гарифуллиннан: "Район үзәгендә кайсы урамнар юлларына ремонт кирәклеген Иске Балтач авыл Хакимияте билгели һәм безгә заказ бирә. Сәнәгать урамында юлга ремонт үткәрүне сорап заказ алмадык. Моңа кадәр билгеләнгән заказны безнең оешма үтәде. Комсомол, Кооператив, Лермонтов урамнарында һәм район үзәгенең бер тыкрыгында эшчеләребез чокырларны тигезләп чыкты,"—дигән җавап алдык.
Читайте нас: