Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
20 апрель 2023, 13:06

Спорт — аның тормыш шигаре

Айдар Марат улы Хаҗеев— штанганы яткан килеш күтәрү дисциплинасында  пауэрлифтинг буенча спорт мастеры. Хезмәт юлының башында районда көч таләп иткән спорт төрен популярлаштыруга күп көч салган кеше ул.

Спорт — аның тормыш шигаре
Спорт — аның тормыш шигаре

Айдар Марат улы Хаҗеев— штанганы яткан килеш күтәрү дисциплинасында  пауэрлифтинг буенча спорт мастеры. Хезмәт юлының башында районда көч таләп иткән спорт төрен популярлаштыруга күп көч салган кеше ул.

Иске Балтач авылы егете спорт белән яшь чагында ук шөгыльләнә башлый һәм ул вакытта ук зур потенциалга ия була. Аның спорт мастеры  статусы күпьеллык дисциплиналы һәм даими күнегүләр нәтиҗәсендә алынган.

Айдар Хаҗеев 1998нче елдан башлап 2006нчы елга кадәр Балтач районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә гер спорты секциясен җитәкли. Шул ук вакытта район Хакимиятенең спорт комитеты рәисе булып та өлгерә. Бу вазифада эш башлаганда спорт күрсәткечләр, ярышлар нәтиҗәләре  буенча район республикада 41нче урында торса, ары таба 15нче урынга ук күтәрелә. Монда ул вакыттагы район командасының җәяүле туризм буенча ярышлардагы уңышлары зур урын алып тора.  Һәм шул дәвердән хоккей һәм армспорт зур үсеш ала. Хоккей буенча эшнең юл башында торучылар — Айдар Хаҗеев, Алмаз Абдуллин, Ренат Хәмәтгәрәев һәм Фидарис Хәмитовлар булса, армспортны популярлаштыруга Айрат Гомеров күп көч сала.

Үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга ярата һәм яшь спортчыларга күнегүләрне дөрес башкару техникасын үзләштерергә ярдәм итә. Тәҗрибәсе һәм сабырлыгы аркасында ул тәрбияләнүчеләрен спорт осталыгына гына түгел, ә гомумән дөрес туклануга, физик әзерлеккә өйрәтә. Аның төпле киңәшләре яшьләргә күнегүләрнең нечкәлекләрен аңларга һәм сәламәтлеккә зыян китерми искиткеч нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Хезмәт юлы барышында районда гер спортын популярлаштыруга күп көч салучы ул. Армспорт буенча республика һәм Русия чемпионнарын тәрбияләде. Гер спорты буенча Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов, Башкортстан чемпионнары Рөстәм Нуртдинов, Радим Нурмөхәмәтов, Илдар Суфиянов, Русия Чемпионаты призёры Алмаз Габитовлар — болар барысы да Айдар Хаҗеевның тәрбияләнүчеләре. Гомуми алганда, хезмәт дәверендә ул спорт мастерлыгына—1 кандидат һәм спорт мастеры кандидатлыгына 15 ләп спортчы тәрбияләде.

2022нче ел да Айдар Хаҗеев өчен ярышларда катнашуга һәм җиңүләргә бай була: 21нче майда пауэрлифтинг һәм көч таләп иткән спорт төрләре буенча ачык Башкортстан Кубогы уза һәм ул монда штанганы ятып этәрү дисциплинасында җиңү яулый. Күптә үтми, 11нче июньдә, пауэрлифтинг буенча Стәрлетамак шәһәре беренчелегенең “Халык жимы” дисциплинасында (атлетлар үз авырлыкларына тиң снарядны күтәрә) беренче урынга лаек була. Шулай итеп, 2022нче ел зур уңышлар белән тәмамлана. Һәм елны нәтиҗәләп, 26-27нче ноябрьдә Салават шәһәрендә узган көч таләп иткән спорт төрләре буенча “Батырлар сугышы” ачык милли Кубок булды. Монда да Айдар Марат улы сынатмый. Штанганы ятып этәрү дисциплинасында беренчелек аның көчле күлларында.

Агымдагы 2023нче ел  күптән түгел генә башланса да — уңышлары сөендерә. Стәрлетамак шәһәрендә узган “Тимер характер” ачык Башкортстан Чемпионатында, Салаваттагы пауэрлифтинг буенча Риф Гадиев истәлегенә ачык Бөтенрусия турнирында беренчелекне беркемгә дә бирми.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Айдар Марат улы Стәрлетамак шәһәрендә яшәп, шәхси эшкуарлык өлкәсендә хезмәт салса да, барлык ярышларда да Балтач районы исеменнән чыгыш ясый, туган районы данын яклый.

Спортчыларның принципларының берсе булып даими үсеш тора. Айдар Хаҗеев та аңа таяна. Ул һәрвакыт нинди дә булса яңа техника һәм күнегүләр эзли. Ә бу, үз чиратында, аңа нәтиҗәләрен яхшыртырга ярдәм итә.

—Елдан-ел пауэрлифтинг белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Бу күренеш, һичшиксез, сөендерә. Яшьләр спорт белән кызыксынып, бер-берсен ярышларда узып китү максаты белән шөгыльләнәләр. Моңа төрле дәрәҗәдә үткән бихисап турнирлар да ярдәм итә.  Ярыш мәйданында беренчелекне алу өчен кызу көрәш барса да, бәйге ахырында дустанә мөнәсәбәттә бергәләп нәтиҗәләр буенча фикерләр алышуларга ни  җитә?! Шулай итеп, спорт барысын да берләштерә. Киләчәктә дә яшьләр спорт белән дус булып, актив тормыш алып барсыннар иде. Безнең спорт төрендә иң мөһиме теләк, максат һәм омтылыш булса, ярышларда да, тормышта да зур уңышларга ирешеп була.

Айдар Марат улы көчле һәм уңышлы спортчы гына түгел, ә үз өлкәсендә чын профессионаллек үрнәге дә. Пауэрлифтинг аның өчен спорт кына түгел, ә яшәү рәвеше дә булып киткән. Ул спортта югары урыннарга күтәрелергә омтылганнар өчен абруйлы шәхес, дисәк тә була. 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: