Районның коммуналь хуҗалыгында начальник, колхозара механикалаштырылган төзелеш оешмасында начальник урынбасары булып уңышлы эшләде. Һәр эшкә җаны-тәне белән тотына иде. Стәрлетамак шәһәрендә ташчылар курсын тәмамлаганда үзен төзү эшенә багышлау нияте булган бит. Төрле эшләрдә сынап карый үзен, типографиядә хәреф җыючы, корректор булып та эшләп ала. Аннары аның җитәкчелек сәләтләрен, оештыру осталыгын күрәләр. Коммуналь хуҗалыкка инде өлгергән җитәкче булып килә. Барыбер төзүче булырга укыгач, МПМК да мастер, бераздан начальник урынбасарына кадәр күтәрелә. Булдыклы кеше икәнен күрәләр. Уңган белгечнең дуслары күп. Уфадан төзелеш кирәк-яракларын кайтаруда өзеклекләр булмады. Кирәк булса шайтанның үзе белән дә уртак тел табар ул Мәнзәви. Районда күп объектларны төзүгә көч салды. МПМК оешмасында эшләгәндә күпләр белән дуслыклары ныгыды. Мөккамил Әхмәдуллин, Фларит Хөсәенов, Ришат Акамов, Фидәрис Хәтмуллинар Мәнзәвине бик ихтирам иттеләр. Гаиләләре белән дустанә булып гомер ителгән. Бер- берсен ярты сүздән аңлый башладылар. Чын дуслык еллар дәвамында сынала. Ярдәм итешеп яшәделәр. Кайда эшләсәләр дә аңлашып көн иттеләр. Бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр иде. Бик авыр вакытта чын фикердәшләр була белделәр. Тормыш шулай корылган инде. Менә бервакыт район хакимияте башлыгы Рәшит Тәрәкый улы Мәнзәви Хуҗи улын дәшеп яңа эш тәкъдим итә. Ленин исемендәге колхозның басуларын үрнәкле чәчүлекләр итәсе килде район хакимияте башлыгының. Бу җирләр бик уңдырышлы. Район территориясенә килеп кергәч тә күзгә ташлана торган урыннар. Офыкка терәлеп сузылган басулар. Районның яшел капкалары. Әйе, кунакка килгәне дә, үтеп барганы да бәһа бирүне капка төбеннән үк башлыйлар. Менә шулай авылда үскән, төзелеш оешмасында өлкән мастер булып эшләгән Мәнзәви Гәрәев җир кешесенә әверелә. Зирәк егет авыл хуҗалыгы машиналары алырга ссуда юлларга да өлгерә. Кунак ашы кара каршы. 1994нче елның май аенда барлыкка килгән “Исток” исемле үзенчәлекле хуҗалыкны тиз арада республика күләмендә таныйлар.Үзенчәлек шунда. 800 гектар җирдә бары тик иген үстерү белән генә шөгыльләнәләр. Беренче көздә үк мул уңыш җыеп алалар. Мәнзәви Хуҗи улын район крестьян(фермерлар) ассоциясе рәисе итеп сайлана. Беренче фермерларның гомум теләге бу. Аның басуларында чәчү, урып-җыю эшләре зур темп белән башкарыла. Башта борчак, арпа җыеп алына. Калган 560 гектар җирдән бодайның мул уңышы көтелә. Тырыш, үзен кызганмыйча эшли ул заманда Гәрәев. Тир тамган җир уңдырышлы була, ди халык. Уртача уңыш гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Фермер хуҗалыгының техникага мохтаҗлыгы булмый. Трактор, комбайн, машиналар барысы да үзләренеке. Күбесе яңа. Кирәк чакта авыл халкына да ярдәм күрсәттеләр. Басуны туңга сөреп калдырыр өчен саламны тизрәк халыкка тарату ягын карый. Хуҗа кеше өлгеле эшли белә. Ягулык-майлау материалларын алдан ук хәстәрләп куйгач кызу эш вакытында тукталып торырга сәбәпләр булмады. 1998нче елның май аенда озак еллар уңышлы эшләгәне өчен авыл хуҗалыгы министры Ф. Сайфуллин Мәнзәви Хуҗи улына Министрлыкның Почёт грамотасын котлап тапшырды.
Иң күренекле эше, мөгаен, тегермән салу булгандыр. Бик зур суммага ссуда алып төзеде ул аны. Сортларга аерып чыгарган тегермән иң кирәклесе бит тормышта. Беренче, икенче сортлы он һәм көрпә. Соңгысы иң үтемле товар. Ә беренче сортлы онны Пермь өлкәсеннән килеп алалар иде.Бу зур төзелеш нәтиҗәләре өчен район Xакимияте башлыгы Мәнзәви Хуҗи улына Почёт грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.Халык өчен бик уңайлы. Ул заманда мал- туарны күпләп карадылар. Игенчеме, малчымы – авыл кешесенең ел әйләнәсенә эше туктап тормый. Урып- җыюың тәмамлануга киләсе ел уңышына нигез салырга кирәк. Сортларга аерып орлыгың әзер булсын. Ремонт эшләре дә җитәрлек. Гел хәрәкәттә, гел эзләнергә кирәк. Монда ял итәргә дә үзеңнең йортыңнан су буена, сәхрәләргә чыксаң гына инде. Нагорная урамының тау башындагы өлешенә зур хуҗалык –ихата төзеде. Башлап ике ангар җыйды, анда җилгәргеч машиналар кайтарды. Җыйган уңыш яңгыр астында калмаячак. Урын киң, вак фермер хуҗалыклары да Мәнзәви Хуҗи улының "канат астына" сыйды. Техниканы ремонтларга урын җитәрлек. Инде күп сандагы фермерлар Гәрәевның эш стилен кулланма итеп алдылар. Менә хәтта республика фермерлар җәмгыяте җитәкчеләре уңышларын күрде М. Гәрәевның. Җир кешесе лаеклы хезмәт хакы алсын. Аның үз гаиләсен туендырып, киендерәсе, укытасы бар. Бу сүзләр артында Мәнзәвинең эшче халыкка карата булган уйланылган экономик сәясәт ята. Тагын шул акча мәсьәләсенә барып төртеләбез. Беренче уңышны җыеп алгач та игеннең бер өлешен мал караучы хуҗалыкларга сата, кергән акчаны хезмәт хакы итеп түли. Эшләгән җир кешесеннән кадерлерәк кеше бармы соң?! Ташландык җирләрне яңадан әйләнешкә кертү өчен дә яхшы эшләде Мәнзәви. “ Земский” күперен чыккач та элек көтү йөрегән җирләрдән мул уңыш алып уңдылар "Исток" игенчеләре. Иң мөһиме эшче көчләр кимемәсен. Иген – тормышның икътисади нигезе. Бергә сөйләшеп утырганыбыз хәтердә саклана. Җир кадере өчен борчылу белдерде. Ил буенча күп җирләр караусыз ята. Шул ук вакытта дөньяның 800 миллионнан артык кешесе ачлыктан интегә. Бу сан халыкның 10 проценты. Кемгәдер эшкәртеп көн итәргә җир җитми, кайдадыр аның кадере юк...
Бер үк команда белән озак еллар бертуганнар кебек яшәделәр. Эшчеләре Мәнзәви Гәрәевны әле дә мактап сөйлиләр. “Ватанга күрсәткән тугры хезмәте өчен орден-медале” уртак шатлыклары булды. М. Х. Гәрәев чын дуслыкның кадерен аңлый торган тынгы белмәс йөрәкле шәхес иде. Андыйлар сирәк.
Мәнзәви җиң сызганып, эшкә чумып эшли торган җитәкче. Аның үзе комбайн ремонтлап маташкан вакытында күреп авыл кешесе аптырамас иде. Урак өстендә аяз кояшлы көннең кадерен җир хуҗасы ныграк аңлый шул. Пычрак эш, авыр эш дип тормады ул. Кирәк булгач үзе тотына иде. Басуларга сыймастай булып шаулап утырган ашлык диңгезе илгә муллык, көнкүреш бөтенлеген теләп тора. Бабайлардан килгән әйтемне дөрес аңлый: икмәк илне туйдыра. Үз басуларында эш тәмамлангач, башкаларга урып- җыюда ярдәм итте ул. Аның фигыле шундый: ярдәмчел ул, кешелекле. Шуңа халык ихтирам итте Мәнзәви Гәрәевны. Гомер көзләренә якынайганда халыкның , бигрәк тә коллегаларыңның ихтирамын яулау истәлек нигезе бит. Озак еллар бергә гомер иткән, дөньялыкның ачысын- төчесен бергә татыган Наилә апага сүз бирәбез:
—Мәнзәви озак еллар җитәкче булып эшләде. Җитәкче хатыны булуның җиңел түгеллеген үз башыннан үткәргәннәр генә аңлый. Эштән соңлап кайткан вакытлары күп булды. Беркайчан да сорау алмадым. “Кайда нишләп йөредең ?”— дип эндәшү дә урынсыз иде. Керләнгән, хәтта тузанга батып беткән күлмәкләрен юып, үтүкләп иртәнгә хәзерләп куя идем. Гаиләдә татулык, тынычлык булсын өчен барысын да эшләдем. Бик арып кайткан вакытлары булды. Арыган кешенең кәефе буламыни? Тамак туйдырып тыныч кына йокы бүлмәсенә кереп югалыр иде. Түзә белергә кирәк. Авырлыклар сабырлыкны чарлый ул. Түзәсең. Ачу килгәндә ничек чыдап каласың инде диярләр. Түзәсең. Ул бит ир кеше. Безне туендыручы. Бердәнберебезнең әтисе. Яшь ханымнарны сабыр булырга чакырам. Ир- ат халкы сабый бала кебек ул. Аларга сөекле хатын булу гына аз. Кайгыртучан ана да булырга кирәк. Үз әниләре кебек. Ирне ир итеп яшәгез. Ходай аларны беренчел яраткан бит. Мактанып әйтмим. Без бик тату, матур яшәдек. Өйдән аның дуслары өзелмәде. Мин бик бәхетле хатын булып яшәдем. Бу бәхет минем түземлегем, сабырлыгым әҗере. Гомер буе Арслановлар белән күрше яшибез. Ярамил һәм Фәния искиткеч фидакарь кешеләр. Бертуганнарым кебекләр. Улыбыз Радик укып тормышта үз урынын тапты. Тормышлары бөтен. Киленем Алиядән уңдым. Оныкларыбыз бар. Алдагы көндә таяныр терәкләрем, шатлыкларым бар, Аллаһыга шөкер. Алар йөзендә мин Мәнзәвинең дәвамын күрәм.
Ә шулай да күңел нидер көтә... Дуслары белән Мәнзәви көлешеп-сөйләшеп кайтып керер төсле. Юксыну, сагыну ачысы шул икән...
Xанис Хаҗимов.