Барлык яңалыклар

Үрнәкле гаилә Зайдуллиннар

Озын-озак еллар бер-берсен яратып яшәгән парлар күпләр өчен үрнәк була һәм сокландыра. Шундый парларның берсе Усман авылында яши. Алар Дания һәм Фәйзелгаян  Зайдуллинар  якташлары өчен үрнәк булырлык.

Дания Зыя кызы һәм Фәйзелгаян Гыйндулла улы Зайдуллинар  якташлары өчен үрнәк булырлык.

Сугыш чоры балалары булганга аларның балачаклары авыр вакытка туры килә. Авырлыкка бирешми алар бер-берсен табып, кавышып 62 ел бергә дус һәм тату гомер итәләр. Бүген 4 баланы үз аллы тормыш корып яши, 9 оныгы һәм 10 туруннары булганына шатланып, шөкерана кылалар.

Фәйзелгаян Гыйндулла улы 1931нче елда Усман авылында дөньяга килә. 5 балалы гаиләдә ул 4нче бала булып туа. Әти-әнисе вафат булып, 5 яшендә ятим булып кала.

Дания апа 1938нче елда Борай районы Даутлар авылында туа. Ул Усман авылына килеп йөргән вакытта үзенең тормыш иптәшен Файзелгаян Зайдуллинны очрата. 1959нчы елда никах укытып алар бергә яши башлыйлар. Ә инде 1960 елның 1нче гыйнварында яшьләр ЗАГСта мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерә. Быел аларның бергә яши башлауларына 62 ел.

Авыр чор булганга күрә алар икесе дә яшьли килеш эшкә өйрәнгәннәр. Фәйзелгаян бабай 14 яшеннән башлап колхозда төрле эшләрдә эшли. Ә Дания Зайдуллина 8 яшьтән башлап дуңгызчылыкта эшләгән. Аннары торф чыгаруда чит тарафларда ике ел эшләп кайткан.

Матур өй салып чыгар өчен колхозда һәм фермада эшләп акча җыялар, һәм аларның теләкләре 1977нче елда тормышка аша.  Фәйзелгаян Гыйндулла улы терлекче булып эшләп, көтү көтеп 50 еллык стажлы хезмәт ветераны. Дания Зыя кызы дуңгызчылыкта эшли. Һәм 43 ел эшләгәннән соң хаклы ялга чыга.

Бу гаиләнең агач нәселендә игез балалар күп була. Зайдуллиннар гаиләсендә дә игез балалар була һәм башка туганнарыңда да игез балалар бар.

1960нчы елда беренче булып игез малайлар туа. Алар Радалиф һәм Габдулла дигән исемнәр бирәләр. Кызганычка каршы, Габдулла уллары вафат була. Радалиф уллары әлеге көндә хаклы ялда, ул 40 ел Радужный шәһәрендә буровойда нефтьче булып эшли. Тормыш иптәше Римма Фәхрази кызы белән бер кыз һәм бер ул үстерәләр, 5 оныклары бар.

Аннары 1963нче елда Рәвис уллары туа. Ул да Воркута шәһәрендә шахтада эшләгән. Тормыш иптәше Алия Фәһим кызы белән ике бала Рөстәм белән Альбина тәрбиялиләр. Өлкән  уллары  ике онык белән сөендергән.

Радалиф һәм Рәвис уллары икесе дә бүгенге көндә Агыйдел шәһәрендә гомер итәләр.

Фәйзелгаян Гыйндулла улы һәм Дания Зыя кызы Зайдуллинарның ике килене дә медицина өлкәсе хезмәткәрләре.

1965нче елда тагы игез балалар туа. Монсында инде кызлар дөньяга килә.

Рита кызлары Себер якларында яши, гомум торакта вахтер булып эшли. Тормыш иптәше Алмаз Назаф улы белән Гөлназ, Гөлшат һәм Илшат исемле балаларын  тәрбияләп үстерәләр.  Кызлары гаилә корганнар. Гөлназ кызларының  да игез малайлары туган.

Рима кызлары районда яшәүче кешеләргә таныш. Ул “Кояшкай” балалар бакчасында музыкаль җитәкчесе булып эшли, җырлар яза. Тормыш иптәше Фатхирахман Лотфирахман улы белән  ике уллары Филүс, Илдар тәрбияләп үстерәләр.  Уллары ерак Себер тарафларында эшләп йөриләр.  

Менә шулай матур тормышта авырлыкларга бирешми яшиләр Фәйзелгаян Гыйндулла улы һәм Дания Зыя кызы. Күпләргә үрнәк булган гаилә әгъзаларына бәхет һәм шатлык  телисе килә.

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.

Үрнәкле  гаилә Зайдуллиннар
Үрнәкле гаилә Зайдуллиннар
Автор:
Читайте нас: