Барлык яңалыклар

Хәйдәршиннарның кече улларына— бүләк

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев күп балалы Хәйдәршиннар гаиләсен  кече уллары тууы уңаеннан тәбрикләде.

Хәйдәршиннар гаиләсендә янә бер батыр артты. б кыз һәм 7 малай— ата-ананың якты өмете. "Районыбызда күркәм гаиләләр күп. Алар ил, республика, районның лаеклы кешеләре булып үсәр",— дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  ышаныч белдерде һәм  күп балалы әни Альбина Хәйдәршинага чәчәк гөлләмәсе белән бүләк тапшырды.

Дөнья мәшәкатьләренә сылтанып өйрәнмәгән Хәйдәршиннар. Мал карап, бакчада яшелчә-җимешен үстереп эш мохитендә тәрбияләнеп үсә бу гаиләдә балалар. Мәктәп яшендәгеләре уку белән беррәттән төрле шөгыльләрен арттыра, төрле түгәрәкләргә йөриләр. Кечеләре дә абый-апалары үрнәгендә  батыр егет булып үсәр. Сау-сәламәт малай тирәли һәрчак җанлылык. Нарасый булган өйдә бу гадәти инде ул. Бала гаиләдәге сөюне, аңлашучанлыкны арттыруы табигый.

Хәйдәршиннарның кече улларына— бүләк
Хәйдәршиннарның кече улларына— бүләк
Хәйдәршиннарның кече улларына— бүләк
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: