Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
27 апрель 2022, 10:01

Ул район тарихында якты эз калдырды

Бу язмада сүз Иске Янбай авылында туган, Нефтекама шәhәрендә hөнәре буенча скульптор булып эшләгән Илшат Гыйләҗев турында бара.

Ул район тарихында якты эз калдырды
Ул район тарихында якты эз калдырды

Бу язмада сүз Иске Янбай авылында туган, Нефтекама шәhәрендә hөнәре буенча скульптор булып эшләгән Илшат Гыйләҗев турында бара.

Халык арасында шундый әйтем бар: „Сәләтле кешеләр сирәк туа”. Мин дә шушы әйтемне көчәйтеп берничә мисал китерәсем килә. Заманында янбай авылында туып югары дәрәҗәгә күтәрелгән 1822нче елгы Даутов Сөләйман Ырынбур шәhәрендәге билгеле Караван сарай комплексының мәчетендә ахун-мулла булып эшләгән, бер үк вакытта хәрби училищедә укыткан, шәhәр статистик комитетының әгъзасы булган кешене император Александр III 1883 елның 13нче апрель көнендәге указы нигезендә көмеш медале белән бүләкләнгән. Аның уллары да Фәйзрахман, Фәисхан hәм Абдулфаизлар Ырынбур шәhәренең дәрәҗәле мәчетләрендә мулла булып эшләгәннәр hәм укытканнар.

Ары таба сәләтле үзебезнең  Илшат турында язмамны дәвам итә. Ул Иске Янбай авылында 1960нчы елда туган, балачагы авылда үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Иске Янбай мәктәбендә лаборант булып эшләде. Мин ул вакытта директор булып эшли идем. Ул чорда укучылар арасында интернациональ тәрбия бирү җәелдерелгән иде. Шушы максат белән без мәктәптә „Красная гвоздика” исемендә интернациональ дуслык клубын оештырдык. Яхина Ралия Минливәли кызы җитәкчелек итте. Немец теле кабинетын сәнгатьчә бизәүдә, Эрнест Тельман портретын матур итеп рәсемен төшереп эшләүне Илшат башкарды. Шул вакытта безнең укучылар Германия Демократик Республикасы мәктәпләре, Болгария, Латвия hәм башка илләрнең укучылары белән хатлашып, бүләкләр җибәреп аралашалар иде. Без Илшатның чын рәссамнар кебек рәсем төшерү сәләтен ачыкладык, белдек. Ул шушы сәләтен үстерү теләге белән Уфадагы ашкорт Дәүләт педагогик институтына (хәзер Акмулла исемендәге университет) художество-графика факультетын 1980—1985нче елларда тәмамлап, югары белемле белгеч буларак—скульптор профессиясенә ия булып Нефтекама шәhәрендә эшләде.

Аның балалык еллары, Ар елгасы кырында, болында, янәшәдәге тау башындагы Такыя урманы hәм шул исемдәге чишмәсе булган гаять матур урында әтисенең йортында үтте. Ул табигатьне бик яратты. Аның Нефтекамадагы йортында өе җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр белән күмелгән булды. Ул балачагында гармун уйнатырга өйрәнде. Авыл яшьләренең гармун тартып урамнардан җырлап  үтүләрен, аның оста гармунчы булуын—бүген дә яшьтәшләре искә ала. Ул студент елларында институтта да эз калдыра. Институтның бию ансамле коллективы составында төрле шәhәрләрдә чыгыш ясый. Ул бер үк вакытта дзюдо буенча көрәшче дә була.

Илшат уку чорында Германия Демократик Республикасына ла яшьләр группасы белән барган. Ул вакытта ике ил арасында алмашып студент отрядлары эшлиләр иде. Безнең районның Сәйтәк дуңгыз комплексына немец студент төзелеш отряды килгән иде. Шул чорда Илшатны ГДРның „За укрепление браткских связей” дигән Почетлы медале белән бүләклиләр.

Илшат—үзенең hөнәре буенча иҗат эше белән 1985нче елдан башлап региональ, республика, бөтенрусия дәрәҗәсендә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Аның төп профессиясе—металларны сүрәтле итеп эшкәртү сәләтенә багышланган. Шундый сәләт белән төзелгән әтисенең йорты урынындагы өе чагыла.

Ул Русия күләмендә рәссамнар Союзы әгъзасы, шулай ук Русия буенча тимерчеләр союзы әгúзасы да. Илшат 2010—2011нче елларда Пермь hәм Ульяновск халыкара тимерчеләр фестивалендә лауреат дәрәҗәсенә ия була. Ул өч тапкыр халыкара „Скульптор в камне” дигән Уфа, Нефтекама, Элиста шәhәре (Калмыкия), Башкортстанның Салават районы Малоязда катнаша. Аңа 2004нче елда Респблика буенча конкурста „Мастер—золотые руки” дигән дәрәҗәле исем бирелә.

Илшат республикада дан казанган рәссам.  Аның иҗат җимешләре Уфадагы М. В. Нестеров исемендәге музейдә куелган (саклана), шулай ук Уфаның Революцион урамында „Мальчик с конем” скульптурасы куелган, Красноусольский санаториясендә „Птицы” дигән композициясе куелган. Аның эшләре Сургут собор мәчетендә дә урын алган.

Үзебезнең Балтач районы, Иске Балтач авылында Батырша музеен Батыршаның бюсте матурлап тора. Үзәк мәчетнең иң өске өлешен дә Илшат эшләгән. Шулай ук район мәдәният йортында „Ата тәхете”, „Кавыштыру эскәмиясе ” hәм башкалар урын алган.

Аның „Ход конем” скульптурасы Калмыкия республикасының башкаласы Элиста шәhәрендә урын алган.

Ә хәзер Иске Янбай авылында булган Илшатның иҗат эшләренә тукталыйк. Ул үз акчасына авыл мәчете манарасының „Аен” үзе эшләп урнаштырып бирде. Бөек Ватан сугышына багышланган „Солдат Победы” һәйкәлен дә ул эшләде. Иң мөhиме, Иске Янбай авылының визит карточкасын да ул эшләде. Карточка „Историческая композиция—эмблема” дип атала. Заманында балалар бакчасындагы  „Кошлар”ны да ул эшләгән иде. Шулай итеп, Илшат район hәм авыл күләмендә якты эз калдырды.

Илшат Иске Янбай авылында җирләнде.

Рәлиф ШАКИРҖАНОВ,

районның Почетлы гражданины.

Ул район тарихында якты эз калдырды
Ул район тарихында якты эз калдырды
Автор:
Читайте нас: