Барлык яңалыклар

Безнең горурлыгыбыз

...Спортчылар да, җанатарлар да бер спортчының соңгы чыгышын көтә. Менә вакыт җитте, арбитр спортчыны чакыра. Баскычка таза гына егет чыга hәм кулына штанганы ала. Судья команда бирүгә спортчы авырлыкны күтәрә hәм зал көчле алкышларга күмелә.

Безнең горурлыгыбыз
Безнең горурлыгыбыз

Стәрлетамак шәhәрендә 2022 елның 26нче февралендә көч сынашу буенча Башкортстан Республикасы чемпионатының ябылу кичәсе иде. Фитнес үзәкнең спорт залы кайнап тора. Спортчылар да, җанатарлар да бер спортчының соңгы чыгышын көтә. Менә вакыт җитте, арбитр спортчыны чакыра. Баскычка таза гына егет чыга hәм кулына штанганы ала, судья команда бирүгә спортчы авырлыкны күтәрә hәм зал көчле алкышларга күмелә. Күпләр миннән: “Бу кем?”,— дип сорый, мин горурланып:

 —Минем якташым—Тимур, —дип җавап кайтардым...

Якташым Тимур Әмирҗанов 1989нчы елның 21 май көнне туган, Иске Балтач 2 нче урта мәктәбендә укый. Яшь чагыннан ук Балтач районының балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы hәм футбол секцияләренә йөри. Ул өстәл теннисы буенча район Беренчелегендә hәм зона ярышларында жиңүче була.

2008нче елның декабрендә Русия армиясенең hава десант гаскәрләре сафларына алына hәм хезмәте Новороссийск шәhәрендә уза. Анда ул кул сугышы белән мавыга, ары табан полк беренчелегендә катнашып 3нче урынга лаек була.

Армия сафларында хезмәт иткәндә “Кавказ-2009 өйрәнүләре кысаларындагы югары нәтиҗәләре өчен” Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Шулай ук, Тимурның әти-әнисе исеменә Полк командирының имзасы белән Рәхмәт хаты җибәрелә.

Ул спорт төрләре белән кызыксына hәм даими рәвештә тренажёр залына йөри. 2009нчы елда кече сержант исеме бирелә.

Демобилизациядән соң Тимур тренировкаларын дәвам итә hәм нәтиҗәләр озак көттерми, ул ике тапкыр Нефтекама шәhәре беренчелегенең пауэрлифтинг буенча призёры була. Шул арада кул көрәше белән дә җитди шөгыльләнә башлый, анда уңышлы чыгыш ясый hәм югары нәтиҗәләргә ирешә.

2015нче елда Башкортстан Республикасының авыл районнары арасындагы чемпионатта 1нче урынны ала, шул ук елда Татарстан Республикасы беренчелегендә 3нче урынга лаек була.

2015нче елда Тимур шәhәр hәм районнар арасында Башкортстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, 3нче урынны ала. Ә 2016нчы елда Пермь крае чемпионатында аңа тиңнәр юк, ул чемпион була .

2017нче hәм 2018нче еллар да Тимурга чемпион статусын алып килә, ул ике ел рәттән Башкортстан Республикасы беренчелегендә армрестлинг буенча җиңү яулый.

2019нчы ел ярышларда катнашуга hәм җиңүләргә бай була: милли hәм Олимпия уеннарында булмаган спорт төрләре буенча Бөтенрусия фестивале Уфа шәhәрендә уза hәм Тимур 2нче урынны яулый; Башкортстан Республикасы чемпионатында шул ук елда 2нче урын hәм 2019нчы ел да зур уңыш белән тәмамлана—Идел буе Федераль округы чемпионатында армрестлинг буенча 1нче урынны яулый.

Тимурның үзенең күнегүләр методикасы бар, өстәвенә, ул армрестлинг буенча Русия спорт мастеры кандидаты да.

„Роснефть” Ачык акционерлык җәмгыяте газ hәм төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ел саен уздырыла торган “Кандрыкүль уеннары” Республика физкультура-спорт фестивалендә армрестлинг буенча ярышларда берничә тапкыр җиңүче hәм призёр булды. Җиңел атлетика буенча күп төр ярышларда чыгыш ясый, анда да ядрә ыргытуда аерым нәтиҗәләргә ирешә, ул "Роснефть" хезмәткәрләренең Бөтенрусия спартакиадасында республика этабында ике тапкыр, зональ этабында өч тапкыр җиңү яулады.Тагын да шуны билгеләп үтәсе килә: якташыбыз 2016нчы елда Екатеринбург шәhәрендә узган "Евразия берлегенең спорт төрләре буенча Кубогында" үзе өчен яңа булган спорт төрендә катнашып 1нче урынны ала. Бу җиңүеннән соң аңа "Халык Жимы” буенча Русия спорт мастеры кандидаты исеме бирелә. 2021нче елда Тимур үзе өчен көч спорт төрләрендә "Бицепска штанга күтәрү" буларак яңа дисциплина ача. 2021нче елның декабрендә, ул әлеге төрдә “Спорт төрләре буенча ачык Яңа ел турнирында” катнаша, җиңүгә ирешә hәм “Русия спорт мастеры” нормативын үти.

 2022 елның 29нчы гыйнварында Салават шәhәрендә “Риф Гадиев истәлегенә багышланган спортның көч төрләре буенча ачык Бөтенрусия турниры”нда Тимур беренче урынга лаек булып, “Халыкара спорт мастеры” исемен ала. 2022 елның 26нчы февралендә Стәрлетамак шәhәрендә узган спортның көч төрләре буенча Башкортстан Республикасы чемпионатында якташыбыз үзенең өстенлеген дәлилли, көндәшләренә бернинди дә өмет калдырмыйча җиңүче була.

 Шул ук көнне “Бицепска экстремаль күтәрелеш” дисциплинасында катнаша (техник үтәүне исәпкә алмыйча зур үлчәүләрне күтәрү), монда да безнең батыр барысын да җиңде, 1нче урынны алды hәм бу дисциплинада „Русия спорт мастеры” нормативын үтәде.

Тимурның югары белеме дә бар, ул "Нефтегаз эше" юнәлеше буенча Удмурт Дәүләт Университетын тәмамлаган. Тату гаилә корып, тормыш иптәше  белән бергә бер ул тәрбияли. Тимурга ныклы сәламәтлек, уңышлы стартлар hәм яңа җиңүләр телим. Якташыбыз Тимур безне алдагы көннәребездә дә үзенең жиңүләре белән сөендерер дип ышанам hәм минем белән районында яшәүче hәр бер кеше килешер дип уйлыйм.

Айдар ХАҖЕЕВ.

Автор:
Читайте нас: