„Безнең Фидан турында гәзиткә языйк әле!” – диләр. Түбән Карыш авыл мәдәният йортында үткән чараларның иганәчесе, Анновка авылында „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештыруга зур көч салучы, балалар өчен тау ясарга булышучы… Болар барысы да Фидан Шәриповның изге күңеле кушуы буенча кылынган игелек эшләре. Бу изгелекнең чишмә башы кайда соң? Әлбәттә, баласына матур тәрбия, йюмарт күңел бүләк иткән анада.
Фәнүзә апа Шәрипова бүген Анновка авылының ямьле буасы буенда, берничә күршесе белән берлектә авылның тормышын саклап яши. Балалары үсеп таралышкан, hәрберсенең үз дөньясы. Тормыш иптәше Рәфхәт Гани улы, кызганычка каршы, берничә ел элек фаҗигале рәвештә фани дөньяны калдырып китте.
„Имәндә туып-үссәм дә, Анновка туган җирем кебек, күңелемә якын. Монда ихлас, ярдәмчел кешеләр яши. Ялгызмын, дип әйтергә телем әйләнми, эшләремдә булышалар, хәлемне белеп торалар. Рәмзия белән Габдинур Шәяхмәтовларга рәхмәтлемен, hәр көнемнең терәк-таянычлары алар”,—ди ачык йөзе, гадилеге, уңганлыгы белән халык арасында ихтирам яулаган Фәнүзә Сәхибгәрәй кызы.
Кече яшьтән авыр кайгылар кичереп, ятимлек ачысын күреп, зур әнисенең изге куенына сыенып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп үсә Фәнүзә. Имән авылында 1958 елның 18нче гыйнварында дөньяга аваз сала ул. Гомер бүләк иткән газиз җанның йөзен дә хәтерләми: өченче сабыеның кырыгы да тулмас борын фермага эшкә чыккан Рәбига Сабир кызы Гыйльванова берсеннән-берсе бәләкәй өч кызын калдырып 31 яшендә вафат була. „Озак чирләп тә ятмады, башы гына авыртып торды әниегезнең, ураза аенда җан бирде, дип сөйли иде зур әни…”
Шул кыска гына истәлек, бу сүзләрне кабатлаганда Фәнүзә апаның күзләреннән ачы яшьләр тама. Рәйфәгә—унөч, Фәнүзәгә—өч, Фәрдүнәгә нибары бер яшь була әнисез калганда. Ә бер елдан әтиләре Сәхибгәрәй Вәлимөхәмәт улы да якты дөнья белән хушлаша. Яшькә әниләреннән олы, Бөек Ватан сугышында катнашып, әсирлеккә эләгеп, Кытай җирләрен урап, күп михнәтләр кичереп кайткан әтиләренең сәламәтлеге ныклап какшаган була. Тома ятим кызларны балалар йортына озаталар.
Күпмедер вакыт узгач: „Бигрәк елыйлар балалар, еракка китәрләр, аннары тапмассыз, бәлки, алып кайтырсыз”,—дип мөрәҗәгать итәләр зур әниләренә изге күңелле кешеләр. Олы апалары Свердловск өлкәсенә чыгып китә, ике баланы Хәбибә Фәрхетдин кызы карап үстерә. Һөнәр алу мөмкинлеге тимәгәнлектән, Фәнүзә 8нче сыйныфны тәмамлагач, фермага эшкә бара. Армиядән яңа кайтып, солдат формасын да салмый туганнарын күрергә килгән Рәфхәт Шәрипов белән таныша кыз. Эшне кызу тота егет: озак та үтми, Фәнүзә Анновка авылына, эшчән, бердәм гаиләгә килен булып төшә.
Сөйгән кешесенең әти-әнисе Заhирә hәм Гани Шәриповлар биш балага гомер биреп, илсөяр кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Икесенең дә хезмәт биографиясе колхоз белән бәйле: Заhирә апа – төрле эштә, аннары тавык фермасында, Гани абый – янгын сүндерүче. Уллары Нуриман Уфада эчке эшләр системасында утыз ел эшләп хаклы ялга чыга. Калган дүртесе районда яшәп, халыкка гомерләре буена хезмәт итүче шәхесләр. Ришат Гани улы 40 елдан артык Түбән Карыш ветеринария участогында ветеринария табибы булып эшли, Русия Федерациясенең хезмәт ветераны. Зәлифә Гани кызы Валдиева Иске Тимкә авылында балалар бакчасында тәрбияче, аннары мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып өч дистә елдан артык хезмәт салып хаклы ялга чыккан. Зәмфирә Гани кызы Саттарованың медицина өлкәсендә хезмәт стажы–35 ел: башта–Чуртанлыкүл фельдшер-акушерлык пунктында, инде егерме ел Югары Карыш балалар hәм үсмерләр социаль приютында шәфкать туташы.
2021нче елда Зәмфирә Гани кызы „БРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән бүләкләнде. Изге йөрәге үзенең ике баласы янына караучысыз калган биш баланы да сыйдырды. Фәнүзә hәм Рәфхәт Шәриповлар урындагы хуҗалыкның терлекчелек тармагына гомерләре буена фидакарь хезмәтләрен бирделәр. Фәнүзә апа—савымчы, аннары—сөт җыючы, Рәфхәт абый ферма, ашлык амбары мөдире, бригадир, гомеренең соңгы көненә кадәр терлекче булып эшләде, hәрвакыт халык арасында, куллары эштән бушамады. Икесе дә—хезмәт ветераны. Биш бала тәрбияләп үстерделәр, Фәнүзә Сәхибгәрәй кызының күкрәген „Ана даны” медале бизи.
Балалары гаиләләре белән илебезнең төрле почмакларында яши, эшли, матур тормыш корганнар: Светлана—Иштирәк авылында, Фидан белән Фәнисә—Мәскәүдә, Гөлназ—Нижневартовск шәhәрендә, Илсөяр— Әмзә посёлогында. Фәнүзә апа аларның hәрберсенең уңышларына сөенеп, сигез оныгының тормышы, хыяллары белән кызыксынып, күңеленнән аларга изге теләкләрен юллап яши. Үзенең дә йорт-курасы гөрләп тора, кулыннан килгәнчә мал-туарын, кош-кортын асрый, газизләренә күчтәнәчләрен әзерли, алар, үз чиратында, ашыгып булышырга кайталар. Ярдәмчеллек, изгелек кылу нияте–бу гаилә кешеләренең канында: тирә-якта яшәүче авыл халкының көн иткән малы авырса, ярдәмгә ашыккан Ришатта, үксез балалар белән эшләп тә үз гаиләсенә алып биш баланы тәрбияләргә көче булган Зәмфирәдә, шәфкать туташлары Эльвира, Илсөяр, аның кызы Илүсәдә, тир түгеп эшләп алган акчасына авылдашларын бүләкләүче, балаларны сөендерүче, байлыкка кызышмый, кешеләргә шатлык өләшүдән канәгатьлек алып яшәүне тормыш принцибы итеп куйган Фиданда…
Ана сүзләре – йөрәктән чыккан, игътибарга лаек: „Дүрт кызым арасында үскән улым, заманга яраклашып, кырыс кына холыклы кебек күренсә дә, бик нечкә күңелле. Авылдашларын туганыдай күреп ярата, сагынып кайта, вакыт табып hәрберсен күреп сөйләшә. Нәкъ әтисе кебек. Туган табигатен, урман-кырларны, йорт алдыбыздагы күлне сагына. Рәфхәт тә шулай иде. Еракта булып та, авылыбыз тормышының уртасында кайнап яшәве – минем өчен горурлык. „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме күпме якташларны очраштырды, ничә буын кешеләрне җыйды! Район Хакимияте, авыл биләмәсе, авылда hәм читтә яшәүче якташлар тотынса, онытылмаслык бәйрәм генә түгел, халыкка кирәкле изге эшләрне дә башкарып чыгып була ул. Фиданым янына тагын туплансын игелекле якташлар. Анновкага килгәнемә 47 ел, безнең гомерләр шунда узган, шатлыгыбыз да, кайгыбыз да шунда. Саклыйсы иде газиз төбәгебезне!”
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.