Барлык яңалыклар

Якташыбыз, скульптор, Башкортстанның атказанган рәссамы Илшат Гыйләҗев вафат...

Башкортстанның мәдәни дөньясы зур югалту кичерде. Якташыбыз, скульптор, Башкортстанның атказанган рәссамы Илшат Фәрит улы Гыйләҗев 63нче яшендә арабыздан китте.

Илшат Фәрит улы Гыйләҗев 1960 елның 1 гыйнварында БАССРның Балтач районы Иске Янбай авылында туа.

Илшат Гыйләҗев скульптор,  металлдан кул белән бөгеп бизәкләр эшләү остасы. Салават Юлаев һәм аның көрәштәшләренең шәхесләренә һәм батырлыгына багышланган рәсем сәнгатенең иң яхшы әсәренә республика күргәзмә-конкурсы дипломанты (2004; Уфа) «Скульптура» номинациясендә III премия һәм III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә, «Тимерче эше» номинациясендә республика конкурсының «Алтын куллар остасы» исеменә лаек була (2004, Уфа). 1997 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1997 елдан «Мирас» иҗат төркеме әгъзасы була. Якташыбыз гомеренең озак елларын Нефтекама шәһәрендә яшәде һәм эшләде.

1985 елдан республика, зона, Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз күргәзмәләрендә, 1998 елдан «Таштагы скульптура» республика һәм халыкара симпозиумнарда катнаша. Аның әсәрләре түбәндәге музейлар һәм картиналар галереяларында урын ала:  М.В. Нестеров исемендәге музей (Уфа), «Мирас» (Нефтекама шәһәре), Габдулла Галиев (Батырша) мемориаль музей-йорты (Иске Балтач авылы, Балтач районы).

Илшат Гыйләҗев туган районы, авылы белән тыгыз бәйләнештә яшәде. Туган районы, авылы өчен күп матур эшләр башкарды.  Иске Янбай авылында булдырылган истәлекле объектлар, Иске Балтач авылындагы район мәдәният сарае янындагы сквердагы металлдан коелган җайланма һәм кулланмалар алтын куллы якташыбызның кул һәм йөрәк җылысын, аның турында якты истәлекләрне саклый...

Яхшы кеше, туган районының патриоты, үз эшенең остасы булган зур шәхес Илшат Фәрит улы Гыйләҗев турында җылы истәлекләр райондашлары күңелендә озак сакланыр.

*"Балтач таңнары" гәзите редакциясе мәрхүмнең гаиләсенең, туганнары, якыннарының зур югалту кайгысын уртаклаша.

Якташыбыз, скульптор, Башкортстанның атказанган рәссамы Илшат Гыйләҗев вафат...
Якташыбыз, скульптор, Башкортстанның атказанган рәссамы Илшат Гыйләҗев вафат...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: