Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
26 ноябрь 2021, 07:00

Балалар— гаилә нуры һәм дәвамы

Иске Балтач авылыннан Гөлсинә һәм Наил Әхмәдуллиннар гаиләсендә  бишенче сабый дөньяга аваз салды. Балтач киленнәре гомумән үзләрен гомер буе биредә яшәгәндәй хис итә. Тырышларга, ихласларга монда җылы карашталар.

Иске Балтач авылыннан Гөлсинә һәм Наил Әхмәдуллиннар гаиләсендә шушы көннәрнең берсендә бишенче сабый дөньяга аваз салды. Әниләре дүрт кыз янына  бер малай алып кайтуы якыннары өчен чиксез шатлык.

Апалары Диана, Элина, Камилә, Юлия газиз энеләре Инсафны карарга ярдәм итәләр.  Өлкән кызлары Уфа шәһәрендә хезмәт юлын башлаган. Ә уртанчы яшьтәге сылулары мәктәптә белем алалар. Һәркайсы әниләренә булышырга әзер. Гөлсинә Әхмәдуллинадан күп балалы гаилә барлыкка килү тарихы белән кызыксындым.

—Без тормыш иптәшем Наил Шәрифулла улы белән Чиләбедә таныштык. Икебез дә төзелештә эшләдек. Бераз аралашканнан соң аның тәкъдимен кабул иттем. Гаилә коргач иремнең туган ягында төпләнергә тиешбез дигән фикердә булдым, —дип үткәннәргә байкау ясады Белорет кызы Гөлсинә Тәлгать кызы.— Үзем шәһәрдә үссәм дә зур әниләргә җәй буена барып тора идек. Авыл тормышы миңа ят булмады. Анда бар эшне кул белән башкара идек. Ә Балтачта печән чабу, җыю эшләре техника белән дәррәү башкарыла.Тәү көннән үк күңелемә килен булып төшкән төбәгем бик якын булды. Иремнең алты апасы, әниебез Наилә Габшәкүр кызы, әтиебез Шәрифулла Гайниәхмәт улы гаиләләре белән үземне ихлас кабул иткәнгәдер, бәлки. Бик ярдәмчелләр,булышырга һәрчак әзерләр.

Әйе, тату мөнәсәбәтне тойганда күңел тыныч, иртәгәсе көнгә өмет ныклы була.Иренең күп балалы бердәм гаиләсен Гөлсинә Тәлгать кызы өлге итеп алган. Үзе үскән гаилә кечкенә, нибары абыйсы Динар белән ике бала гына. Әхмәдуллиннар ерактан килгән киленне тәү көннән үз иткәнгә күрә чит тарафларга чыгып китеп яшәү мәсьәләсе бөтенләй тумаган.Үз әнисе Миңниса Яхшыгол кызы Балтач ягына килеп, булдыра алганча ярдәм иткән. Кызганычка каршы, ул мәрхүмә хәзер.

  Наил Шәрифулла улы ерак Себер тарафларында вахта ысулы белән эшләп йөри. Гаилә башлыгы  барысын да тәэмин итүне ир-ат вазифасы дип кабул итә. Иске Балтач авылында өй сатып ала Әхмәдуллиннар. Бераздан шул йортта яңа өй салып чыгалар. Тирә-як күршеләре турында тик җылы фикердә хуҗабикә. Кош-корт асрап, сугымга эре терлек алып карыйлар. Зур бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерү авыл кешесе өчен табигый кебек. Биредә Әхмәдуллиннар балаларын эшкә өйрәтеп үстерәләр. Әти-әни бергәләшеп балаларга дөрес тәрбия бирергә тырыша.

Гөлсинә Тәлгать кызы хуҗабикә эше мулдан булуына карамастан, үзе дә эшләүне хуп күрә. “Буратино” балалар бакчасында кухня эшчесе, соңрак пешекче булып үзен сыный. Балаларны нык яратканга, күңеленә хуш килгән бу эшенә туктала. Ә үзе бәләкәйдән нинди эшкә тотынса да аны җиренә җиткереп башкарып өйрәнгән.

Килеп төпләнгән урында тамыр җәю ансат түгел.Уртак максатлар белән яшәү, сорауларны чишү аек акыл, төпле фикер таләп итә. Гаилә коргач, Балтач киленнәре гомумән үзләрен гомер буе биредә яшәгәндәй хис итә. Тырышларга, ихласларга монда җылы карашталар. Бүген исә ана балаларын дөрес шәхес итеп тәрбияләүне максат итеп алган. Хатын-кызның иң югары максаты— ана булуда, дип фикере белән ихлас уртаклашты Гөлсинә Тәлгать кызы. Мәгънәле максатларын, фикер-ниятләрен тормыш иптәше белән бергәләшеп чынбарлык итәргә язсын. Үз ризыгы, үз бәхете белән туа балалар. Аталы-аналы баланы пар канатлы кошка бер дә юкка тиңләмиләрдер халыкта. Очар канатлары ныклы булган очракта гына югары биеклеккә менәргә мөмкин.

Балалар— гаилә нуры һәм дәвамы
Балалар— гаилә нуры һәм дәвамы
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: