Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
10 ноябрь 2021, 16:23

Күршелек хатирәләре...

 Мишәр авылы апалары элек-электән татар телен камил белделәр, бала-оныкларына өйрәттеләр.  Үзләре кунакчыл, аш-су осталары да.

Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше күршесенә  яхшы мөнәсәбәттә булсын,” – дип боерган.

Тикмәгә генә җырларда да: “Күрше хакы – Тәңре хакы,” мөнәҗәтләрдә дә: “Сиңа җәннәт булыр, күршеләрең риза булса,”—дип җырламыйлардыр, күрәсең...

Бер төркем, туган җирендә генә түгел, бәлки, Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Нефтекама, хәтта Казахстан, Греция һәм башка чит тарафларда яшәүчеләр дә туган авылын—Мишәрне, аның халкын һәм бер- берен сагынып һәр көн ватсаптагы “Без, мишәрлеләр” төркеменең “түгәрәк өстәле” артына ашыга. Алар мондый очрашу мөмкинлеге өчен авылдашыбыз Назыйф Рәфит улы Галләмовка чиксез рәхмәтлеләр. Чит якларда үз чыпчыгыңа да шатланасың диләр бит. Монда ихласлык белән искә алынган темаларның берсе—күршелек хакында. Төркемдәге җанлы аралашудан чыгып яздым. Бүгенге геройларымның күбесе — XX гасырның ачлык-ялангачлык, сугыш һәм аннан соңгы тормыш ачыларын җиңеп яшәгән өй тулы балалары белән апа-әбиләребез. Әйе, капкаңны ачуга, һәр эштә  һәркемгә якын вә ерак күршеләр кирәк. 

(Мәкаләнең тулы варииантын гәзитнең алдагы санында укырсыз).

Күршелек хатирәләре...
Күршелек хатирәләре...
Күршелек хатирәләре...
Күршелек хатирәләре...
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: