Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
1 октябрь 2021, 12:21

Парлы гомерләргә ни җитә...

Иңне-иңгә куеп, пар аккошлардай гөрләшеп озак еллар дәвамында матур гомер итүләренә  70 ел үтеп киткән парлар бар районыбызда. Каргалы авылыннан Зөләйха hәм Зәки Бәдертдиновлар да шушы „рәхмәтле” туйларын билгеләү бәхетен кичергән сирәк парларның берсе.

Парлы гомерләргә ни җитә...
Парлы гомерләргә ни җитә...

Иңне-иңгә куеп, пар аккошлардай гөрләшеп озак еллар дәвамында матур гомер итүләренә  70 ел үтеп киткән парлар бар районыбызда. Каргалы авылыннан Зөләйха hәм Зәки Бәдертдиновлар да шушы „рәхмәтле” туйларын билгеләү бәхетен кичергән сирәк парларның берсе. 70 ел буена алар бер сукмактан атлап,  бер-берсенә терәк-таяныч булып, тормыш авырлыкларына бирешми  сокланырлык гомер юлын үтәләр.

Аларга катлаулы тормыш юлын үтәргә, бихисап авырлыклар  кичерергә туры килә. Әмма намус белән үз иңнәрендә барлык кыенлыкларны күтәрәләр, hәм шуңадыр да язмыш аларга озын уртак тормыш итү хокукы бирә.

Зөләйха hәм Зәки Бәдертдиновларның озын-озак бергә үткән тормыш дәверендә бик күп хатирәләре сакланган. Балалары, оныклары, туруннары  инде үсеп җиткән, хәзерге вакытта балалары,  5 оныклары hәм 5 оныкчыклары аларның терәк-таянычлары, шатлык-куанычлары.  

Язмыш Зәки Әхмәтзыя улын тугач та сыный башлый. 1929нчы елда дөньяга килгән ул. Сугыш  елларының ачысын-төчесен үз иңнәрендә татырга туры килә. Хезмәт юлын бик иртә башлап җибәрә. Атлы ургычлар белән эшли,  тракторчы hөнәрен үзләштерә. Колхозда механизатор булып хезмәт сала. Кулыннан килмәгән эше булмый аның, җәй айларында тракторда эшләсә, урып-җыю вакытында комбайнга утыра.  Хезмәт кенәгәсендә дә аның бер генә язу, 45 елга якын   механизатор булып эшләгән ул. Район буенча гел алдынгылар рәтендә була, беренчелекне бирми уңган хезмәткәр.

Булачак тормыш иптәше Иске Балтач авылы кызы Зөләйхә Миңнеәхмәт кызы белән дә уттай эш өстендә таныша алар.  Озак та үтми, гаилә корып, матур итеп дөнья көтә башлый яшьләр.

– Авырлыкларны күп күрдек. Балачак елларыбыз авыр сугыш елларына туры килде. Үгез җигеп җир сөрүләр, көлтә сугуларны бүгенгедәй хәтерлим, эшләмәгән эш калмады, көрәк белән җирен дә казыдык. Бергә кичергән кайгы-шатлыклар мөнәсәбәтләрне ныгыта. Зәки чын ир-ат булды. Биш бала тәрбияләп үстердек, – ди Зөләйхә әби. – Тату яшәүнең иң мөhим кагыйдәсе – сабыр була белүдә. Сүзгә килгәндә дәшми тора белү кирәк. Бер-береңнең кадерен белеп, хөрмәт итеп  яшәүгә ни җитә.

Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр дигәндәй, балалары да үзләренә охшап кече яшьтән үк эшсөяр, акыллы булып үсәләр.  Каргалы авылында 17 ел бергә кече уллары Фәрдәт hәм киленнәре белән яшәгәннәр.  Әлеге вакытта Иске Балтач авылында киленнәре Вәзирә hәм оныклары тәрбиясендә, аларның хөрмәтендә  гомер кичерәләр. Зөләйхә hәм Зәки Бәдертдиновлар газиз балаларына чиксез рәхмәтлеләр. „Безне матур итеп тәрбиялиләр. Алар белән бәхетле без”—ди  алар.

Балалары үз хезмәтләре, тормышка карашлары белән әти-әниләренә борчылырга урын калдырмыйлар. Бәлки нәкú менә шушы балалар күрсәткән изгелекләр, күңел тынычлыгы бирүе парлы, бәхетле озын гомерле булырга этәргеч булып торадыр.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр саклаган Бәдертдиновлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә  балалар hәм оныклар игелеген күреп озак еллар матур гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: