Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
31 август 2021, 16:30

"Атайсал" һәм "Якташлар" проектлары булдыклыларны ачыклады

Без бүгенге Башкортстанны үрнәкле, көндәлек хезмәтләре белән төзегән һәм ныгыткан бу кешеләр, геройларыбыз белән горурланабыз. Аларның яңа максатларга ирешүләрен телибез.

Республика халкы"Атайсал" һәм "Якташлар"  проектлар кысаларында иң мөхтәрәм һәм лаеклы гражданнарны билгеләде. Әйткәндәй, бу проектлар Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Xәбировның хуплавын тапты.   Ай ярым дәвамында волонтёрлар һәр торак пунктында үз эшләре белән бөтен халык алдында танылуга лаек  гражданнарыбызны, замандашларны ачыклау өчен  безнең төбәк   халкы  катнашлыгында анкета сорауларына җавап алу  уздырылды.  "Атайсал" проекты һәм " Якташлар " проектының 15 номинациясе буенча анкета  алу узды: сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, иҗтимагый эшчәнлек , күп балалы гаилә, героик гамәл кылган кеше, Кораллы Көчләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция,  журналистика һәм әдәбият, спорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш , транспорт, сәнәгать, эшмәкәрлек,  дәүләт эшчәнлеге. Балтач, Стәрлебаш, Кырмыскалы, Яңавыл, Уфа районнары, Салават, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләре халкы анкеталаштыруда аеруча актив катнашты. 

 Шунысы кызык, аеруча «Атайсал» проекты буенча  якташлар күрсәтелде —843 кеше, шулай ук «Иҗтимагый эшчәнлек» номинацияләрендә— 353, “Мәгариф” — 330, “Дәүләт эшчәнлеге”— 326, “Эшмәкәрлек”— 216 кеше. 7 июньнән БР сайтында: golos.bashkortostan.ru рейтинг буенча тавыш бирү узды. Ачыклаучы һәм объектив  хәлне күрсәтү өчен мөмкин кадәр тулырак  җәлеп ителү максатларында тавыш бирүгә17 июньнән "ВКонтакте" социаль челтәре кушылды. Нәтиҗәдә тавыш бирделәр: "БР тавышы" ресурсында —41697 кеше; "ВКонтакте"— 32994 кеше. Барлыгы— 74691 кеше! Нәтиҗәдә 401 кеше арасында җиңүчеләр ачыкланды, шуларның 63 е "Атайсал" проект кысаларында. Якын арада һәр җиңүче турында мәгълүмат  урындагы халыкка җиткерелә. Ә "Якташлар" сайтында  җәмәгатьчелек фикере лидерларының фотосурәтләре һәм тормыш юлыннан мәгълүмат белән аерым битләр урнаштырылачак.

Балтач районында да «Атайсал» проекты буенча тавыш бирүдә җиңүчеләр билгеләнде. «Җиңүчеләр» булып  «Атайсал» номинациясендә Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Илдар Габдинур улы Җиһангиров, «Дәүләт эшчәнлеге» номинациясендә Балтач муниципаль район Советы секретаре  Расих Фәйзелкави улы Акберов,  «Сәламәтлек саклау» номинациясендә  Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең баш табибы  Айдар Рәлиф улы Хәмәтов,   «Мәгариф» номинациясендә Иске Балтач 1 нче урта мәктәбе директоры Эльмар Рәшит улы Галимҗанов, «Иҗтимагый эшчәнлек» номинациясендә иҗтимагый эшлекле, Санкт-Петербург шәһәрендәге «КАСАТКА СН» НП җитәкчесе Валерий Александрович Сабанов,  «Авыл хуҗалыгы» номинациясендә җаваплылыгы чикләнгән «Луч» җәмгыяте  директоры Марат Габделмалик улы Габидуллин,  «Сәнагать» номинациясендә җаваплылыгы чикләнгән «Нефтегазстрой» җәмгыяте директоры Нурихан Шәмселбаян улы Дилмиев,  «Эшмәкәрлек» номинациясендә җаваплылыгы чикләнгән «Агропродукт» җәмгыяте директоры Марат Риф улы Хәйруллин танылдылар.

Җиңүчеләрне чын күңелдән бу вакыйга уңаеннан котлыйбыз. Без  бүгенге Башкортстанны үрнәкле, көндәлек  хезмәтләре белән төзегән  һәм ныгыткан бу кешеләр, геройларыбыз белән горурланабыз. Аларның яңа максатларга ирешүләрен телибез. Яңа үрләр яулап, яңа җиңүләргә ирешергә булсын.

"Атайсал" һәм "Якташлар"  проектлары булдыклыларны ачыклады
"Атайсал" һәм "Якташлар"  проектлары булдыклыларны ачыклады
"Атайсал" һәм "Якташлар"  проектлары булдыклыларны ачыклады
"Атайсал" һәм "Якташлар"  проектлары булдыклыларны ачыклады
"Атайсал" һәм "Якташлар" проектлары булдыклыларны ачыклады
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: