Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
6 август 2021, 09:05

Һәрнәрсәдә уңай якны табучы

Үскән, буй җиткергән, гаилә корган балалар элекке тәрбиячеләре Галия  Әбделхай  кызы Шакирова белән аралашалар.

Бу төбәкне якын күреп гомер иткән киленнәр Балтач гөлләмәсендәге матур чәчәктәй. Галия Әбделхай кызы Шакирова ерак  Баймак  районында туып үскән. Заман җилләре адәм баласы язмышында үз борылышын ясарга мөмкин. Сибай педагогия училищесын тәмамлаган яшь белгечне тәгаенләү кәгазе белән Балтач районына юнәлтәләр.

Текән авылында башлангыч сыйныфлары укытучысы  вазифасында Галия  Әбделхай  кызы хезмәт юлын башлый. Башкорт кызы татар телен камил үзләштерә. Уңышлы эшеннән канәгать була кыз. Яшьлекнең үз кануннары.  Xәрби хезмәтен үтәп кайткан авыл егете сөйкемле укытучы күңелен әсир итә. Уртак ният, уртак уйлар...

 Тормыш иптәше   Илдус Рәмин  улы белән чәчләрен чәчкә бәйләгәч үк гаилә башлыгының туган төбәгендә яшәргә кирәклегенә төшенәләр. Бераздан район үзәгендә яши башлый Шакировлар. Балалары Гөлназ һәм Дамир гаиләне тулы  бәхетле итә. Туган телне балалары камил белергә тиешлеге Шакировларда ташка басылган хакыйкать. Һәркайсына югары белем бирәләр. Галия  Әбделхай  кызы тормыш иптәшенең  туганнары, күршеләре белән  җылы элемтә булдыра. Сынауларны лаеклы үтә.

Галия  Әбделхай  кызы "Буратино" балалар бакчасында тәрбияче вазифасында озак еллар көч сала. Xезмәттәшләре тыйнаклыгы, тырышлыгын билгелиләр. Лаеклы ялга тукталганчы ничәмә кечкенәләр төркемен тәрбияләргә туры килүен анык кына әйтүе дә читендер.  Өч дистә елдан артык балаларны тәрбияләүгә багышлаган шәхеснең абруе бар. Еллар үтүенә карамастан, балалар бакчасына йөргән нарасыйлары үзен онытмый, әле дә якын күрәләр.  Үскән, буй җиткергән, гаилә корган балалар Галия  Әбделхай  кызы белән аралашып, хәлен белеп китәләр.Тормыш тәҗрибәсенә ия  ана-аталар үз сабыйларына күңел җылысы биргән  тәрбиячене ихласлыгы өчен якын  күрүе көн кебек ачык.

"Без әниебезнең булдыклылыгына, тормышны яратып багуына сокланабыз. Һәрнәрсәдә уңай якны табуы табигатьтән бирелгән сыйфат. Юбилее уңаеннан аны ихлас күңелдән  котлыйбыз. Киләчәктә дә саулык-сәламәтлектә газиз әтиебез белән бер-берсенә терәк-таяныч булып озак яшәсеннәр иде. Балалары, оныклары өчен бүген һәм иртәгә икесе дә үрнәк булып калырлар",— дип аның кызы Гөлназ Хәмәтнурова фикере белән уртаклашты. Якыннарың өчен өлге булу үзе бәхеткә тиң.

 

Һәрнәрсәдә уңай якны табучы
Һәрнәрсәдә уңай якны табучы
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: