Барлык яңалыклар

Тормыш сынаулары аша

Сәйтәк  авылында бер урам башында балкып торган йортта Флидә һәм Зөфәр Xөсәеновлар гаиләсе яши. Һөнәрләре  буенча икесе дә сәламәтлеге сагында торучы изге хезмәт ияләре — ветеринария хезмәткәрләре...

Тормыш сынаулары аша
Тормыш сынаулары аша

Һәр авылның үз традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Җитәкчеләр  гел генә мактап телгә алган кешеләре, гаиләләре булучан.  Башкарган хезмәтләренең мөһимлегенә карамастан, үзләренең тыйнаклыклары аркасында күләгәдә калучан һөнәр ияләре, соклангыч балалар тәрбияләп үстергән, шл ук вакытта әти-әниләре, каенана-каенаталары белән бер түбә астында берничә дистә еллар тату гомер кичергән килен-кияүләр дә бихисап бит...

Сәйтәк  авылында бер урам башында балкып торган йортта Флидә һәм Зөфәр Xөсәеновлар гаиләсе яши. Һөнәрләре  буенча икесе дә сәламәтлеге сагында торучы изге хезмәт ияләре — ветеринария хезмәткәрләре.

Зөфәр — авылның хөрмәтле кешеләре Мәдинә апа һәм Гатуф абый Xөсәеновларның өч баласының иң өлкәне.

Флидә Нөркә  авылының шулай ук абруйлы кешеләре Xәния апа һәм Сибәгатулла абый Гайнетдиновларның өч балаларының иң зурысы.

Алар икесе дә хезмәт юлларын бер дәвердә —"Правда" колхозының дуңгызчылык комплексын төзеп бетереп файдалануга тапшырган 1978нче елда башлыйлар.  Зөфәр Сәйтәк   урта мәктәбен тәмамлаганнан соң район үзәгендәге һөнәрчелек-техник училищесында укып тракторчы-машинист таныклыгын ала һәм ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач комплекста тракторчы  булып эшли башлый.

Флидә исә Әлшәй районындагы Шафран ветеринария училищесын тәмамлап, юллама буенча районга кайткан белгеч.

—Районның баш ветеринария врачы Мурат Галиев: "Син, сеңелем, өстеңә ак  халат, аягыңа  аякка тапочка киеп эшли торган эшкә барасың",—дип комплекска ветфельдшер вазифасына билгеләде. Xезмәт юлын башлаган чорын хатирәләрендә нәкъ шул җитәкче фикереняңартып искә ала ул.

Еллык әйләнеше 12 мең баш дуңгыз асрауга исәпләнгән комплекстагы эш процессы сәгать механизмы кебек төгәл барырга тиеш. Һәр цехтагы технология үтәлешенә андагы операторлардан тыш зооветеринария хезмәткәрләре дә турыдан туры җаваплы. Флидә бу хаккыйкатьне бик яхшы аңлый һәм йөкләтелгән эшен җиренә җиткереп башкара.

Территориядәге тәртип, малларга азык туплау механизаторлар, башка эшчеләр хезмәтенә бәйле. Зөфәр дә үзенә йөкләтелгәннәрне төгәл үтәргә тырыша.

Эш, эш инде. Дөнья бер эш белән генә бармый. Xисләр дә бар бит әле. Яшьләр бер-берсен күреп, бер-берләренә тартылалар. Әнә

 Шулай ел артыннан ел үтә  һәм 1980нче елда алар өйләнешәләр. Бер-бер артлы ике уллары: Руслан һәм Рудаль туа.

1982нче елда яңа өй төзелеше төгәлләнә.  Зөфәрнең әти-әнисе белән бергә  шул өйгә чыгалар. Янә күп мал-туар, кош-корт асрыйлар.

Үзләренең белемен  камилләштерү турында да онытмыйлар. Зөфәр читтән торып Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Зоотехник белгечлеге буенча диплом алу белән шушы юнәлештә эшли башлый. Флидә исә шул ук белгеч квалификациясенә Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумын  читтән торып тәмамлап ия була.

2002нче елда аны район ветеринария станциясенең Сәйтәк участогына ветфельдшер итеп күчерәләр. Ә 2004нче елда  яхшы күрсәткечләргә ирешкән белгечне участок мөдире итеп үрләтәләр. Үзенә нинди зур җаваплылык йөкләнүен бик яхшы аңлый ул: шәхси хуҗалыклардагы малларга прививкаларны вакытында ясарга, йогышлы авыруларны булдырмау буенча профилактика һәм башка кичектергесез чаралар, хәтта санап бетергесез алар. Бу вакытта инде Зөфәр дә шушы участокта эшли башлый. Һәм алар иртәдән караңгыга кадәр, нинди генә һава шартлары  булуына карамастан, авылга йөреп үз бурычларын җиренә җиткереп үтиләр.

Йортлары өчен күңелләре тыныч булды аларның. Маллар каралган, йортта тәртип, балалар да караулы,  ашарга пешкән. Мәдинә апа эштән кайтучыларны аякөсте каршы ала. Һәрвакыт шулай булды.

Бу өйдәге җылылык, бер-берләренә ихтирамлылык әллә кайдан күренеп тора. Мәдинә апаның урыны һәрчак түрдә. Чәй өстәленә иң беренче аны чакыралар. Үзе дә тынгысыз, аш бүлмәсендә әле дә булыша. "Инде минем  эшем беткән, ашым пешкән",— ди ул көлеп.

Гомер дигәнең  агымсу.  Флидәнең килен булып килүенә дә дүрт дистә ел үтеп киткән. Xәзер ул үзе кайнана, дүрт оныгының яраткан зур әниләре. Уллары үзләре сайлаган һөнәрләре буенча укып югары белем алдылар. Үз гаиләләрен корып, балалар үстерәләр. Әти-әниләре, зур әниләре Мәдинә апа янына еш кайтып йөриләр.

Әти-әниләре балалары өчен үрнәк.  Тырыш хезмәтләре югары бәһаланган. Эш дәверендә икесе дә район Xакимиятенең һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә 2011нче елда күпъеллык фидакарь хезмәте өчен Сәйтәк ветеринария участогы мөдире Флидә Xөсәенова Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Тормыш агышында төрле вакытлар була. Алар барысын да бергә үткәрәләр, бергә кичерәләр. Башта Зөфәрнең әтисен, аннары Флидәнең әнисен мәңгелек йортка  кадерләп озаталар. Флидәнең энесе гаиләсендә гомер иткән 92яшьлек  әтиләренең хәлен гел белеп торалар.

Сүземне йомгаклап шуны әйтер идем: бу өйнең җылылыгы, балкып, нур сибеп торуының төп асылы бергә яшәгән килен белән кайнәнең акыллы булуында. Чөнки гаиләдә күп нәрсә хатын-кызга бәйле, бигрәк тә гаиләдәге аһәңлелек.

Алар киләчәктә дә җан тынычлыгында, балалары, оныклары, авылдашларына үрнәк булып гомер итәрләрнә ышанам. Күпләр өчен маяк булып яшәү— үзе бәхет.

Марс ШӘРИПОВ.

Автор:
Читайте нас: