Барлык яңалыклар

Балтач туфрагында яралганнар

Бар булмышын Башкорт дәүләт университетына бәйләгән галим Кадим Вәлиуллин унынчы дистәне ваклый башлады.Кадим Иске Тимкә авылында 1930нчы елда алтынчы бала булып дөньяга килә.#Балтачевскийрайон, #галим, #Сәламәтлекһәмозынгомерелы, #якташлар. Теманың дәвамы сайтта:

Бар булмышын Башкорт дәүләт университетына бәйләгән галим Кадим Вәлиуллин унынчы дистәне ваклый башлады. Узган елның 24нче октябрендә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде.
Кадим Вәлиуллин туган җиренең ватанпәрвәре, тарих фәннәре докторы. 1955нче елда Башкорт дәүләт университетының ишекләрен студент буларак ачты. Янә алты дистә ел гомерен бу югары уку йортында эшләүгә багышлап, 2017нче елда лаеклы ялга туктады.
Кадим Иске Тимкә авылында 1930нчы елда алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Барый Вәлиуллин Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Кече уллары тугач нибары өч ел гына яшәп калган ул.Әнисе алты балигъ булмаган баланы тәрбияләп үстерә. Кадим гаиләдә иң кечесе. 1930нчы еллар һәм Бөек Ватан сугышы чорына туры килә аның балачак еллары. Авыр шартларда очын-очка бәйләп гаилә яши. Сугыш дәвере балаларына бик иртә эшли башларга туры килә. Кадим дә хезмәт юлын колхозда башлый. Ат беләнҗир сөрү, иген ташу эшләренә җәлеп ителә ул. Кызыксынучан бала укырга омтыла.
1950нче еллар башында Тын океан флотында хәрби хезмәттә була.Туган якка кайту белән Башкорт дәүләт университетының тарих һәм филология факультетына укырга керә. Монда ул үзенең булачак тормыш иптәше Миңнинур Xисмәй кызы белән таныша. Уртак фикер, көчле мәхәббәт аларны бәйли . Алар кулга кул тотынышып 62нче ел бергә гомер итәләр...
Гомумән, яхшы кешеләр белән эшләргә туры килгәненә Кадим Барый улы шөкерана кыла. Кафедрада үз һөнәре осталары Чанбарисов, Янгиров, Саяхов кебек шәхесләр белән эшләргә туры килә аңа. Тирән белемле галимнәр, җитәкчеләр, югары уку йортының оештыручылары тик югарыга омтылырга әйди. Яшь укытучыдан югары һөнәри алымнар кулланган белгеч, галим булып җитешә. Күп еллык хезмәт җимеше нәтиҗәсе — докторлык диссертациясен яклавы. Коллективта дистә еллар дәвамында көч салып, профессор, фән докторы дәрәҗәсенә җитә. Кадим Барый улы 100дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 14 китап һәм монография яза.
Кадим Вәлиуллин лаеклы ялда кул кушырып утырмый. Ул бар булмышын гаиләсенә багышлый. Аны балалары һәм оныклары ихтирам итә. Аның киңәшләре бик урынлы.
— Без әтинең яше турында аптырап уйланабыз. Ул безнең яшьтәге күпләргә караганда активрак. Без аның яшендә шундый булсак иде, дип хыялланабыз. Ул безнең өчен үрнәк. Без аны яратабыз, ихтирам итәбез,—дип телгә алды Резеда Кадим кызы.
Туган ягын, илен яраткан якташыбыз булуы белән чиксез горурбыз. Балтач төбәгенең ватанпәрвәре ул Кадим Барый улы.
Читайте нас: