Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
2 февраль 2021, 18:49

Бар эштә дә уңган ул

Имән авылыннан туып-үсеп дан казанган кешеләр бик күп. Кешене эчәр суы, ашар ризыгы кайда йөртә. Читтәгеләр сагынып туган авылына кайта. Үзләрендә генә түгел, балаларында туган якка сөю тәрбиялиләр.

Гөлия Мәксүм кызы Нураева(Рәхимова) исә ерак Казахстанда туып-үсә. Кооператив техникумында белем алып, пешекче һөнәренә ия була.
Илдә сәяси вакыйгалар адәм баласы тормышына, берсүзсез, йогынты ясый. Казахстан мөстәкыйль дәүләткә әйләнгән чаклар. Гаилә башлыгы вафат булгач, киләчәкне күзаллап туган якка юлланалар. Гөлия җәйге айларда амбарда көч сала. Пешекче эшен җиренә җиткереп башкара. Ә көзен район үзәгендә эшкә урнашып көч сала.
Ерак Себер тарафларында эшләп йөргән Рәфис Нураев белән шул чакта Гөлия таныша. Гаилә коргач Имән авылында төпләнәләр.
Гөлия Мәксүм кызы нинди эшкә чакырсалар да берсеннән дә баш тартмый. Авыл клубында техник хезмәткәр булып эшләгән чагында концертларда актив катнаша. Сюжетлы биюләр, җырлар, спектакль кую һәммәсе дә югары дәрәҗәдә. Унҗиде ел дәверендә сайлау комиссиясе рәисе вазифасын намус белән җиренә җиткереп башкара ул. Xалык исәбен алу эшенә дә зур теләк белән катнаша булдыклы хатын.
Авыл клубында техник хезмәткәр эше туктатылган чакта Гөлия Мәксүм кызы почтада хезмәтен дәвам итә. Имән авылында гәзит-журналларны таратканда халык белән аралашып, уртак фикергә килеп эшли. Бераздан Нөркә авылында да гәзит тарату эшен алып бара башлый. Җиде ел дәвамында бу вазифаны башкара. Кар яуса да, буран булса да үз эше өчен җаваплылыкны тоеп эшли. Яз, көз чорында юллар төрлечә булырга мөмкин. Ике авылга вакытында матбугатны җиткерергә тырыша.
Аның булдыклылыгына игътибар бар. Мактау грамоталары белән тырышлыгы билгеләнгән.
Җәннәт ШАЙБӘКОВА.
Мәкаләнең тулы вариантын гәзитнең алдагы санында укый аласыз.
Читайте нас: