Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
10 декабрь 2020, 18:42

Туган төбәк ватанпәрвәрләре

Булачак тормыш иптәшен туган ягында очрата Зәки. Иске Балтач авылыннан Каргалы авылына эшкә килгән Зөләйханы бер күрү белән ошата. Күп балалы гаиләдән. Ундүртенче бала булып туган. Бераздан яшьләр чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Бер-берсенә тиң килгән Бәдретдиновлар, икесе дә һич кенә дә эштән куркып өйрәнмәгән.Зөләйха ятимлек ачысын татый. Абыйсы аны гаиләсендә сыендыра. Колхозда хезмәт өчен 100 грамм он биргән чорда эшләгәннәрен онытасы юк. Теманың дәвамы сайтта:

Өлкәннәрдә тирән акыл бар. Алар заман сынауларын лаеклы үткән буын, дип әйтү һич арттыру түгелдер. Вакытыннан алда яшьли тормыш асылын аңларга туры килгән аларга. Бик иртә хезмәт юлын башларга насыйп була һәммәсенә. Иңнәренә заман салган йөкне тартырга да авырсынмыйлар.
Каргалы авылында гомер иткән Зәки Бәдретдинов үсмер чагыннан колхозда механизатор булып хезмәт юлын башлый. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәч, гаиләдә ярдәмче булу аның иңнәренә төшә. Һәр кеше булдыра алганча Бөек Җиңү яулауга үз өлешен керткән. Үсмерләр алдында имтихан зурдан. Яшьли колхоз эшен башкара башлыйлар. Башта көч җиткәненә җәлеп ителсәләр, соңрак катлаулы, җитди хезмәтне дә аларга ышанып тапшыралар. 11 яшеннән сүс каравылында торып, ат белән җир тырматуга җәлеп ителә. Молотилкада ашлык суктыру, атлы ургычта эшләү бары да үткәннәрнең хатирәләре булып аның күңелендә урын алган. Иртә таңнан караңгыга кадәр эшләү аны чыныктыра гына...
Булачак тормыш иптәшен туган ягында очрата Зәки. Иске Балтач авылыннан Каргалы авылына эшкә килгән Зөләйханы бер күрү белән ошата. Күп балалы гаиләдән. Ундүртенче бала булып туган. Бераздан яшьләр чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Бер-берсенә тиң килгән Бәдретдиновлар, икесе дә һич кенә дә эштән куркып өйрәнмәгән.
Зөләйха ятимлек ачысын татый. Абыйсы аны гаиләсендә сыендыра. Колхозда хезмәт өчен 100 грамм он биргән чорда эшләгәннәрен онытасы юк. Тик шулай да яшәргә тырышу, ким-хур булмау өчен үзеңә генә ышану хисе яшьтән тәрбияләнә. Ул чор өчен абруйлы белем ала. Исәпкә оста кызны тракторчылар хисапчысы итеп тәгаенлиләр. 7 сыйныф тәмамлаган кыз сынатмый. Дистә еллар эчендә колхозда төрле эшләр башкарырга туры килә. Күп балалы гаиләдә хуҗабикәнең бетмәс-төкәнмәс эшләрен дә җиренә җиткереп башкара, хуҗалык эшләрендә дә алдынгы була. Шундый булдыклы хатыннарны гаилә терәге һәм үзәге дип атыйлар да инде. Нигә тотынса да шул кулларыннан килә. Гаилә учагында җылылык саклаучы ана соклануга лаек. Тырыш хезмәтләре орден-медальләр белән билгеләнә. Аның эштә күрсәткән фидакарьлеге "Xезмәт ветераны", "Ана даны", Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән югары бәһа алган.
Гаиләләренә илаһи нур өстәп биш балалары дөньяга килә. Балалары уңышлары, оныклары яңалыкларына шатланып гомер итә Бәдретдиновлар. Үзләре үрнәгендә эшсөяр балалар тәрбияләп үстерүенә шөкерана кылалар. Унҗиде ел бергә гомер иткән Вәзирә киленнәренә рәхмәтлеләр. Балалар башка чыккач бераз күңелсез булгандай тоела. Әмма ныклы элемтә дәвам итә. Уллары Рәфкатъ Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә. Ерак юллар үткән водитель ул. Фәрдәт уллары урындагы хуҗалыкта бухгалтер булып көч салган. Ул фани дөньяны, кызганычка каршы, иртә калдырган. Аның улы, Марат оныклары туган районында Эчке эшләр бүлегендә лаеклы хезмәт итүенә шөкерана кылалар. Мактаулы грамоталарга лаек булуы нәкъ зур әтисе Зәки Бәдретдинов салган гаилә традицияләре буенча. Тырышлыкны җилкән иткән егет зур әни һәм зур әтиләре өчен аһ итеп тора. Үз оясын корып, тормыш иптәше белән уртак фикердә яшиләр. Туруннарына чиксез шат Бәдретдиновлар. Кызлары Татарстанда яшиләр, Зөһрә төзелештә эшли, ә Әнзирә электрчы. Нефтекама шәһәрендә пешекче-кондитер булып эшләгән кызлары Зинира әле туган авылында әти-әнисен карый.
Зөләйха Миңнеәхмәт кызы һәм Зәки Әхмәтзыя улы Бәдретдиновлар тормышта алар өчен иң кадерлесе балалары, оныклары икәнен ассызыклый. Аллаһы Тәгаләнең олуг бүләгенә тиң киләчәктә дәвамчыларның булуы.
Зәки Әхмәтзыя улы дин кануннары буенча гамәлләрне ике дистә елга якын башкарды. Олы кешенең сәламәтлеге какшагач, күрү сәләте начарлангач бу вазифаны яшьрәкләргә ышанып тапшырды. Әле булса аксакал буларак, һәрчак киңәш бирергә, ярдәм кулын сузарга әзер. Җәмәгать эшләрендә дә активлыгы белән аерыла. Заманында барлык өмәләрдә әйдәүче булып йөри. Шулай авыл зиратын төзекләндерүгә игътибар бирде. Бүген исә яшьләргә киңәшләр биреп ихтирам казана ул. Гомумән, Зөләйха Миңнеәхмәт кызы һәм Зәки Әхмәтзыя улы Бәдретдиновлар авылда үрнәкле гаиләләр исәбендә. Киләсе елда исә алар гаилә юбилеен билгеләячәк бәхетле парларның берсе. Тормыш тәҗрибәсе, акыллы фикерләр, тормышны сөю һич эзсез кала торганнардан түгел. Бәдретдиновларның дәвамчылары өчен үрнәк алар бүген дә.
Мәкалә белән тулысынча гәзитнең алдагы санында таныша аласыз.
Читайте нас: