Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
19 октябрь 2020, 18:57

АВЫЛДА БУЛДЫКЛЫЛАР БАР

Сөенеп әйтә алам, авылыбызда кулыннан килгән ир-егетләр бар. Моңа күптән түгел инандык.Теманың дәвамы сайтта:

Сөенеп әйтә алам, авылыбызда кулыннан килгән ир-егетләр бар. Моңа күптән түгел инандык. Көнкүрештә үзем аткара алмаган эшләр барлыкка килде.
Йорт-курада үлән үсте, өйгә кергәндә ишек авырлык белән ачыла, ябыла башлады, мунчага ягар утын бетте. Бертуганым энем чирләп китте, кызым, киявем эш ћәм гаилә мәшәкатьләре аркасында килә алмый тордылар. Шулчак элек ветераннарга Тимур командалары ярдәмгә килә иде бит, дип уйлап куйдым. Бу Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Эльмар Галимһанов белән аралашырга этәргеч бирде. Эльмар Рәшит улы шунда ук булдыклыларны безгә юнәлтте. Бердәм эш тиз арада башкарылды. Утынны кисеп, ярып ышык урынга өеп куйдылар, йорттагы куе үлән чабылды, сукмаклар һайланды, ә ишек тә көйләнде.
Шулкадәр изге күңелле, аңлаучан һитәкче Эльмар Рәшит улына ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Фәнгать Гәрәев,Булат Бакиров Камил Тимергалиев, Айдар Сәлимов, Фәгыйль Галәветдинов,Илшат Шафиковка ихлас рәхмәтлемен. Мохтаҗлар үтенечен кире какмаганнар үтә саваплы эш башкаралар. Аңлаучан, киң күңелле шәхесләр соклануга лаек.
Клара НИЗАМОВА, хезмәт ветераны.
Читайте нас: