Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
4 сентябрь 2020, 11:24

Кешегә ярдәм итүдән ямь табып

Руль артында ничәмә чакрымнар үтүе белән кызыксынгач, Фәрит Нигамәтуллин төгәл генә әйтә дә алмый. Ике дистә еллар дәвамында бик күп юллар үтелгән, хәтта чуты-чамасы да билгеле түгел.Таң атканчы юлга чыгуны һөнәренең бер таләбе икәнен күңеленә салып куя ул.Теманың дәвамы сайтта:

Руль артында ничәмә чакрымнар үтүе белән кызыксынгач, Фәрит Нигамәтуллин төгәл генә әйтә дә алмый. Ике дистә еллар дәвамында бик күп юллар үтелгән, хәтта чуты-чамасы да билгеле түгел.Таң атканчы юлга чыгуны һөнәренең бер таләбе икәнен күңеленә салып куя ул. Үз авырлыгы, үзенчәлеге. Иллә-мәгәр малайлар өчен иң кызыклы һөнәрләрнең берсе ул водитель булу. Абыйлары үрнәгендә техниканы үз итәргә кечедән, үсмер чагыннан омтылган. Сигез балалы гаиләнең җиденчесе булып туган ул. Нөркә авылында Маһинур Ваһап кызы һәм Миңнулла Нигамәтулла улы һәр баласына күңел җылысын тигез биреп тәрбияләргә тырышалар. Иң кечеләре Габдулла яшьли вафат булуын ата-ана авыр кичерә. Гаилә башлыгы колхозда урманчы булып эшли. Кулы оста булганлыктан кәсебе дә байтак. Көнне төнгә ялгап көч салырга туры килә аңа. Ишле гаиләне карарга, һәр сабыйны аякка бастырырга кирәклеге билгеле. Миңнулла Нигамәтулла улы зарланып өйрәнмәгәнгә һәр эшне авырсынмый башкара. Xатыны исә өйдә балаларны карау, тәрбияләү белән мәшгуль, ә гаилә караган өчен, кызганычка каршы, түләү каралмаган шул. Очны очка ялгап яшәү һәр кешенең шәхсән мөмкинлегенә бәйле. Нигамәтуллиннар дөньяда җиңел һәм ансат булырга тиеш дип өйрәнеп үсми. Бер-берсенә ярдәм кулы сузарга өйрәнә.Күп балалы гаиләләр шуның белән көчле кебек тоела. Киңәш бирергә, куәтләргә һәркайсы омтыла.
Өлкәннәре мәктәпне тәмамлагач тормышта үз урыннарын табалар. Казахстанда, Свердловски өлкәсенең Югары Пышма, Березовски шәһәрләрендә, Тучыбай авылында гомер итә туганнары. Һәркайсы һөнәр алып, үз көченә генә таянып өйрәнә. Күп балалы гаиләдә башкача мөмкин дә түгел.Үрнәкле гаилә коралар, балалар үстерәләр...
Фәрит Нигамәтуллин исә кечеләре буларак, чит якка чыгып китүне хуп күрми. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда токарь булып хезмәт юлын башлый. Xәрби хезмәтен Германиядә үтеп кайткач янә әти-әнисе янына кайтырга тиешлеген аңлый. Кече малай үзендә җаваплылык тоя. Әтисенә тәрәзә рамалары эшләгәндә ярдәм итәргә вакыт таба. Кичке мәктәптә урта белемгә ия була. Водитель булырга ниятен тормышка ашырыр өчен укырга юллана, Ульяновски шәһәрендә практика үтеп өйрәнеп кайта.
Район үзәгендә авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында ГАЗ-53 автомашинасында водитель булып уңышлы эшли башлый.
Яшьлекнең үз кануннары бар. Эштән тыш кичке уеннарга чыгу да гадәти. Нөркәлеләр активлыгы белән дә аерылып тора. Һәвәскәрләр төрле конкурсларда алдынгылыкны ала. Нөркә урта мәктәбендә тәрбияче булып эшли башлаган Имән авылы кызы Светланага егет күз ата. Һәвәскәрләрнең төрле төбәктә, ягъни Балакатай районында, Бәләбәй шәһәрендә чыгыш ясап танылуы яшьләргә танышырга, кавышырга этәргеч бирә.
Унсигез яшьлек Светлана Әдеһәм кызы белән чәчләрен чәчкә бәйләп тату гомер кичерүләренә дә хәзер 42 ел гомер үткән. Тормыш иптәше Светлана Әдеһәм кызы сәүдә өлкәсендә озак еллар эшли. Аңа мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша гаилә башлыгы. Машина тутырып товар алып кайту, аны бушату, урнаштыру һәм сату, әлбәттә, бик җаваплы. Авылдашларын кирәк-ярак белән тәэмин итү үтә саваплы шөгыль...
Ленин исемендәге колхоз рәисе чакыруы буенча туган авылына кайтып ГАЗ-51 автомашинасын хезмәтләндерә. Иске машинаны ремонтлап, хәстәрләп йөреп, тәҗрибә туплый. 1984нче елда Горький шәһәренә барып яңа ГАЗ-52 автомашинасын алып кайтуы хәтерендә уңай хәл булып саклана. Xезмәт салган елларында ашлама, сөт, салам,катнашазык, мал ташуы билгеле. Кушылган вакытта товарны алып, югалтусыз кайтарып җиткерүне тиешле гамәл итеп кабул итеп өйрәнгән Фәрит Миңнулла улы. Иртә таңнан юлга чыгу, караңгы төндә кайтулары да тиешле кебек. Ленин исемендәге колхозда төзелеш буенча бригадир вазифасында да хөрмәт казана ул. Илдәге сәясәт һәр авылга кагылмый калмый. Колхозлар эш формаларын үзгәртә. Авыл ватанпәрвәре буларак колхоз беткәнгә кадәр анда көч сала ул. Һөнәрчелек- техник училищесы белән хуҗалык берләштерелгән чакта токарь буларак осталыгын камилләштерә... Гомере дәверендә эш өчен җан ату, йокысыз төннәр, юл газаплары эзсез калмагандыр Фәрит Миңнулла улы өчен, ул чирләп китә. Тик авырлыкларга баш иеп өйрәнмәгән шәхес бирешергә ашыкмый. Бу дөньяда иң ышанычлысы —гаилә икәнен яхшы аңлый. Тормыш иптәше Светлана Әдеһәм кызы аны савыктыру өчен тырышлык сала. Тату гаиләдә үскән балалары тормышта сынатмыйлар. Югары һәм урта махсус белем бирү колледжларын тәмамлап, күңелләренә хуш килгән һөнәр сайлаганнар. Өлкәннәре Филүс, киленнәре Анна белән ерак себер тарафларында төпләнгән. Филүс полициядә эшләп абруй казанган белгеч. Ерак Дагыстанда озайлы командировкаларда ике тапкыр булып кайткан. Кызлары Гүзәл(реабилитация үзәгенең социаль эш буенча белгеч), Ләйсән (шәхси эшкуар) район үзәгендә гаиләләре белән яшиләр. Килен-кияүләренең булдыклылыгын гаилә башлыгы ассызыклап билгеләвенә игътибар итми мөмкин түгел. Нигамәтуллиннарның 5 оныклары зур әти һәм зур әниләренең олы өметләре. Һәркайсына якты киләчәк теләп тора алар. Денис, Тимур, Данил, Диана, Артурга нәселләренең горурлыгы, якты киләчәге булырына ышаналар зур әти һәм зур әни. Акны карадан аерып, яхшылык эшләп яшәүгә ни җитә? Үрнәкне әллә кемнән түгел, ә янәшәдәге зур әтиләреннән алырга мөмкин. Авылда яшәгәннәр гомумән ярдәмчел халык. Тәүлекнең нинди вакыты булуы мөһим түгел. Кинәт кенә чирләп киткәннәрнең үтенеч белән мөрәҗәгать итүе тора-бара шофёрга гадәти кебек тоелган. Йөк машинасын төннәрдә кабызып дәваханәләргә илтүен тәфсилләп сөйләсә, үзе бер хикәя язарлык. Изгелек җирдә ятмас, саваплы гамәлләре, ихлас рәхмәтләр — шул аклык һәм пакьлек билгеседәй кабул ителә дә инде.
Ә оныкларына исә ярдәмчел зур әтиләре белән горурланырга тулы нигез бар.
Читайте нас: