Барлык яңалыклар

Пар сандугачларга тиң гомер

Балтач районының Иске Яхшый авылында яшәүче Мәүлизә hәм Муллахан Галиәкбәровлар гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәге өметле аларның.

Балалар, оныклар, туруннар рәхәтен татып, аларның игелеген, изгелеген күреп кадер-хөрмәттә парлы тату гаиләдә, иңгә-иң терәп матур гомер кичерү олы бәхет түгелмени? Балтач районының Иске Яхшый авылында яшәүче Мәүлизә hәм Муллахан Галиәкбәровлар гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәге өметле аларның.
Муллахан Хәмәтрәхим улы 1946нчы елда шушы авылында җиде балалы ишле гаиләдә алтынчысы булып дөньяга килә. Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлый ул. 1965нче елда Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юллана. 3 елга якын Украинада хезмәт итә. Кечкенәдән эшкә чыныгып үскән авыл егете сынатмый, хезмәт иткән дәвердә хезмәттәшләре һәм командирлары алдында зур ихтирам яулый. Армия сафларында хезмәтен уңышлы тутырып кайткач, Балтач районындагы Нефтекама электр челтәрләре филиалына электромонтёр вазифасында хезмәт биографиясен башлап җибәрә ул. Кулыннан килмәгән эше булмый Муллахан Галиәкбәровның. Шул вакытта Балтач авыл хуҗалыгы училищесендә шофёрлар курсында да белем алырга өлгерә. Аннары шофёр - электромантёр булып эшли. 1990нчы елларда район кулланучылар союзында эшли башлый. Агач эшенә бик оста Муллахан Хәмәтрәхим улы. Яшәгән йортны да авылдашлары ярдәме белән үзе салып чыккан.
Мәүлизә Әхмәтвәли кызы Бүләк авылында 1948нче елда дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлагач, туган авылында өч ел фермада эшли. Яшь кызның белемгә омтылышы зур булу сәбәпле, Уфа шәһәренә юллана ул. Анда штукатур-маляр hөнәрен үзләштерә. Шунда ук эшли башлый. Кызганычка каршы, әнисе кинәт кенә авырып китә. Яңадан туган авылына әйләнеп кайтып, Борай районында сатучылар мәктәбендә белем ала. Аннары кибеттә сатучы булып эшли башлый. Балтач кибетләрендә дә, склад мөдире булып та хезмәт куя ул. Авыл кибетчесенең эш-мәшәкатен санап бетерелек түгел. Әлеге өлкәгә 35 ел гомерен багышлаган Мәүлизә Галиәкбәрова сатып алучылар белән тату мөнәсәбәттә булып, һәрбер кешегә карата кирәкле сүзләрне таба белүе өчен авыл халкының ихтирамын яулый. Нинди генә кыен мизгелләр булмасын, сатып алучыларга һәрвакыт якты йөз күрсәтеп, елмаеп эндәшә ул.
Танып буенда урнашкан „Победа“ посёлогында эшләгән вакытта Мәүлизә һәм Муллахан Галиәкбәровлар танышып,1970нче елда матур гаилә корып җибәрәләр. Туган авылларында җиң сызганып эшкә тотына яшьләр. Каралты-кура төзиләр. Бер-бер артлы ике кызлары, бер уллары дөньяга килә аларның. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән алга бара.
Олы кызлары Зинфира Екатеринбург шәhәрендә яши. Дәваханәдә бухгалтер булып көч сала. Тормыш иптәше Сергей белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерә алар. Кызлары кияүгә чыгып үз оясын кора. Ике балалары да югары уку йорты тәмамлаганнар.
Икенче кызлары Гөлфинә Балтач районы халык мәшгульлеге үзәгенең җитәкчесе булып эшли. Тормыш иптәше Наил белән өч балага гомер бүләк итә алар. Уллары Илгиз Нефтекама шәhәрендә яши, аларның ике балалары бар. Кызлары Айгөл Балтач авылында гомер кичерәләр, ике кыз тәрбиялиләр. Уллары Надир исә Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Уллары Рифат Себер тарафларында эшләп йөри. Аның тормыш иптәше Гөлшат, үзәк район дәваханәсендә ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшли. Бер кыз бер малай тәрбияләп үстерә алар.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт чорналышында аңлашып яшәгән парлар hәрвакыт күңелдә хөрмәт hәм соклану уята. Галиәкбәровлар — зур хөрмәткә лаек гаилә. Аларның балачаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә алар сынмыйча–сыгылмыйча hәр аткан таңга сөенеп яшиләр.
Мәүлизә hәм Муллахан Галиәкбәровлар бүгенге көндә оныклар сөя. «Дәү әни», «дәү әти» дип алар өчен өзелеп торучы җиде оныклары, дүрт оныкчыклары — аларның бәхет чаткылары. Гаилә бердәмлеген сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе булып тора аларның гаиләсе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, –ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.
Ирле-хатынлы Галиәкбәровлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт hәм мактауга лаеклы.
Илле ел ул илле көн түгел, алар өчен гомернең hәр мизгеле кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән, нинди генә авырлыклар, шатлык-куанычлар күрелмәгән. Биш дистә вакыт елдан артык үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртми, мәхәббәтләрен суытмый, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмый матур итеп гомер кичерәләр.
Олы яшьтә булуларына карамастан тормышның hәр мизгеленнән тәм табып яшиләр, бер генә минут та тик утырырга яратмый алар. Кош-корт асрыйлар, бакчаларында яшелчә-җимешнең ниндие генә юк, ел саен мул уңыш җыеп алалар. Уңган хуҗабикә үстергән аллы-гөлле гөл чәчәкләре күз явын алып тора. Алай гына да түгел, аның пешергән тәмле ризыклары, мич ашлары телеңне йотарлык. Буш вакытларында бәйләм бәйләргә бик ярата. Оекбаш-бияләйләре белән балаларын, оныкларын сөендерә ул.
Иңгә-иң куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Галиәкбәровларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген, изгелеген күреп озак еллар матур гомер кичерсеннәр иде.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.
Читайте нас: