Барлык яңалыклар

Якташыбыз Вәгыйдә Сафиуллина истәлекләре

Әни Вәгыйдә Сафиуллина — Иске Янбай авылы кызы. 1924 елда туган. Сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшли. Икмәк үстерәләр. Сугыш вакытында торф әзерләү өчен Түбән Тагилга җибәрелә. 1947 елда медаль белән бүләкләнә.

Әни Вәгыйдә Сафиуллина — Иске Янбай авылы кызы. 1924 елда туган. Сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшли. Икмәк үстерәләр. Сугыш вакытында торф әзерләү өчен Түбән Тагилга җибәрелә. 1947 елда медаль белән бүләкләнә.
1952 елда әтигә кияүгә чыга һәм ул аны Пермь өлкәсенең Кизел шәһәренә алып китә. Анда яңа шахта ачыла. Әти шахтада, әни тимер юлда эшли, төрле эшләр башкаралар. 1953-1962 елларда 4 балалары туа. Кечесенә 7 яшь тулгач, ул мәктәпкә киткәч, әни Кизел тегү фабрикасы филиалына эшкә урнаша. Башта тегүче була, аннары әзер продукцияне төрү үзәгенә күчә.
Әни үзен һәрвакыт бәхетле хатын дип саный. Тик аның тормышында кайгы да кичерергә туры килде. Свердловск шәһәренә Совет Армиясе сафларына хезмәткә алынган кече улы Заһит Сафиуллин ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәндә һәлак була. Бу 1983 елның 6 феврале иде.
Әлеге вакытта, әти вафатыннан соң, әни Пермь шәһәрендә яши, кече улы Таһир Шамил улы Сафиуллин белән бергә гомер итәләр. Әни Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән (50 ел, 60, 70 ел).
Абый нинди булып әнинең хәтерендә калган? Әни аны бик тырыш, намуслы, игелекле һәм туган-тумаларын, авылларын бик яраткан кеше буларак искә ала.
Кешеләрдә әни иң беренче чиратта хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатны бәяли. Шулай ук ул бик мәрхәмәтле һәм тәртипле кеше. Үзләре яшәгән бистәдә аларны бик хөрмәт итәләр һәм яраталар. Әле дә әнигә сәламнәр һәм бүләкләр тапшыралар. Моннан тыш, әниебез, бик динле кеше, безне дә иман кануннарында тәрбияләде.
Рәмзия Сафиуллина(Машковцева)
Пермь шәһәре
Фото гаилә архивыннан
P.S.Мәкалә әзерләнгәндә үкенечле хәбәр алдык. Вәгыйдә апа вафат булган. Урыны җәннәттә булсын.
Читайте нас: