Барлык яңалыклар

Гаиләләре белән бәхетле алар

15нче май–гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Яшь, матур гаиләләргә карап күңелләрдә соклану хисе туа. Шундыйларның берсе Римма hәм Азат Хановлар гаиләсе.Теманың дәвамы безнең сайтта:

15нче май–гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Яшь, матур гаиләләргә карап күңелләрдә соклану хисе туа. Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була. Районыбызда матур яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булып торырлык гаиләләр күп.
Шундыйларның берсе Римма hәм Азат Хановлар гаиләсе. 2012нче елда матур гаилә коралар алар. Үз тырышлыклары белән өй салып чыгалар.
Гүзәл табигать кочагында урнашкан Штәнде авылы егете Азат Хановның кулыннан килмәгән эше юк. Техника ремотлаумы, агач эшеме ул, барысын да җиренә җиткереп, бар күңелен салып башкара ул. Азат Балтач «Сельэнерго " ачык акционерлык җәмгыятендә эшли.
Өйнең яме—ана белән, дигән әйтем бар татар халкында. Чыннан да, әни гаилә учагын саклаучы, уңган, сөйкемле кеше Римма Рафинат кызы Иске Балтач авылыннан. Район үзәгенң 1нче урта мәктәбендә эшли. Элеге ватытта бала карау буенча ялда.
Берсеннән-берсе акыллы, булдыклы өч сабыйга гомер бүләк иткән алар. Өлкән уллары Рәмзил Иске Балтач башлангыч мәктәбендә беренче сыйныфта укый. Ћәрьяклап сәләтле малай, тик яхшы билгеләргә генә өлгәшә, мәктәп тормышында да актив катнаша ул. Бию түгәрәгенә йөри. Уртанчылары Ридаль hәм кече кызлары Аделина „Белоснежка” балалар бакчасына йөри. Алма агачыннан ерак төшми диләр, балалары да үзләре кебек үк акыллы, уңган, тәртипле. Кечкенә булуларына карамастан, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр.
Азат hәм Римма, әти-әни буларак, балалар бакчасы hәм мәктәп тормышында да актив катнашалар. Нинди генә ярышлар, конкурслар оештырылмасын, алар бервакытта да читтә калмыйлар. Спорт өлкәсендә дә сынатмыйлар, иҗади бәйгеләрдә катнашып, hәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Шулай итеп, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итәләр.
Матурлык, күркәмлек яратучы, hәр җирдә пөхтәлек тудыручы уңган Хановлар гаиләсе хакында бары тик шундый сүзләр генә әйтергә мөмкин. Римма җәен бакча тутырып чәчәкләр үстерә. Аларның ихатасына барып керсәң, андагы матурлыкка хәйран каласың. Иртә яздан алып көзгә тиклем берсенән-берсе матур чәчәкләр күзне иркәли. Ниндиләре генә юк аларның: ирис, тюльпан, нәркәс, гортензия, роза, лилия, георгин hәм башкалар. Күпúеллыклар белән беррәттән берúеыллык гөлләр дә шау чәчкәдә утыра.
Римманың пешергән ризыклары телне йотарлык, шулай ук кышкылыкка күпләп төрлесеннән салат, компотлар әзерләп куя ул.
Мондый гаиләләр илебездә күбрәк булса, балалары тәрбияле, акыллы булып үсәрләр. Сөешеп яшәгән шушындый парларның шөкер итеп яшәүләре соклануга лаек.
Читайте нас: