Барлык яңалыклар

Ул Балтач җирендә онытылмаслык эз калдырды.

Төрле буын hәм төрле hөнәр ияләренең тырыш хезмәте нигезендә тарих барлыкка килә. Алар яшь буын хәтерендә мәңге сакланыр. Зур дан казанучылар да, көннән-көн үз халкына намуслы hәм фидакарь хезмәт итүчеләр дә бар алар арасында. Сүз шундый райондашларыбызның берсе, Зөләйха Каләм кызы Мөхәммәтдинова турында барачак.

Төрле буын hәм төрле hөнәр ияләренең тырыш хезмәте нигезендә тарих барлыкка килә. Алар яшь буын хәтерендә мәңге сакланыр. Зур дан казанучылар да, көннән-көн үз халкына намуслы hәм фидакарь хезмәт итүчеләр дә бар алар арасында. Сүз шундый райондашларыбызның берсе, Зөләйха Каләм кызы Мөхәммәтдинова турында барачак.
Зөләйха Каләм кызы Кемерово өлкәсендә шахтёр гаиләсендә туа. Балачак елларында ук әти-әнисе белән Иске Балтач авылына күчеп киләләр. Биредә аның балачагы hәм яшьлек еллары уза, 1948нче елда ул урта мәктәпне тәмамлый.
Мәктәптә белем алган вакытта ук, ул үзешчән сәнгать кичәләрендә актив катнашкан, мәктәп театрында уйнаган, пионер отрядларында вожатый булып эшләгән. Шуңа да, мәктәпне тәмамлаганнан соң, укытучы булып эшли башлаган. Үз-үзенә ышанып, педагог булу теләген раслап, ул Бөре педагогия институтын уңышлы тәмамлый.
Тырыш, актив яшь кызны бик тиздән икенче, аннары ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлыéлар. Таләпчән, бик җаваплы, ул 1950 елдан 1953 елга кадәр шушы җаваплы вазифада эшләгән.
Биредә Зөләйха Каләм кызы булачак тормыш юлдашы Чулпан Гафуровны очратып, озак еллар бәхетле гомер кичерәләр. Авылдашлары арасында абруй hәм хөрмәт казанган гаилә башлыгы, озак еллар кулланучылар кооперациясе системасында җаваплы вазифада эшләгән. Гаилә тормышы көн - төн эштә югалырга ирек бирмәү сәбәпле Зөләйха Каләм кызы үзен тулысынча мәктәптә балалар укытуга багышлый. Ул әле дә Көмьязы, Иске Яхшый, Имән авылларындагы җидееллык мәктәпләрендә эшләгән елларын сагынып искә ала. 1960 елдан башлап хаклы ялга чыкканчы Балтач унберúеллык, соңыннан урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы вазифасын башкара.
Озак еллар үтүгә караматан ул күңел җылылыгы белән мәктәп директоры Ф. Әмирҗановны, хезмәттәшләре Р.Җиhангировны, А.Терехинаны, З.Әмирҗанованы, Р. Низаметдинованы, А. Осотованы hәм башка бик күпләрне сагынып искә ала. Аның йөрәгендә әле дә үз укучыларына, аларның әти-әниләренә карата мәхәббәт хисе яши. Йөзләгән баланы Зөләйха Каләм кызы матур, дөрес итеп язарга, санарга, өйрәтте, туган якка, Ватанга карата балалар күңелендә олы мәхәббәт тәрбияләде. Бик азлар гына укытучының хезмәте ничек авыр hәм җаваплы булуын беләләр hәм аңлыйлар. Көн саен дәресләргә әзерлек, аларны балалар өчен кызыклы hәм эчтәлекле, аңлаешлы итәргә омтылу, кулдан күргәзмә- әсбаплар, таблицалар әзерләү, сурәтләр төшерү, укучыларның дәфтәрләренең тикшерү, балаларның өйләренә барып йөрүе, табигатькә экскурсия – болар барысы да зур көч hәм педагогик осталык таләп итә. Зөләйха Каләм кызы боларның барысы да укучыларның җаваплы мәхәббәте, тырышып укулары hәм яхшы белемнәре белән акланыр, дип ышана.
Аның күпсанлы укучылары аны, беренче укытучысы буларак хәтерли. Аны кырыс, ягымлы, күңелле, кайчагында күңелсез, әмма hәрвакыт кабатланмас үз, күңелгә якын Зөләйха Каләм кызы итеп хәтерлиләр.
"Без аның hәр хәрәкәтен күзәтеп, hәр сүзен исебездә тоттык, аңа охшарга тырыштык. Мин аның сабырлыгы hәм мәхәббәте өчен Зөләйха Каләм кызына чиксез рәхмәтле. Мин hәм минем сыйныфташларым, педагоглар Клара Сергажина (Иске Балтач 2нче урта мәктәп), Фидалия Галиханова, Гөлнара Корбанова (Уфа шәhәре), Римма Фәйзрахманова (Екатеринбург шәhәре), табиблар Фәрит Дәүләтханов, Раушания Хаҗиева (Иске Балтач авылы), Зөhрә Гәрәева (Агыйдел шәhәре), техник белгеч ияләре Илшат Миндияров, Фәнил Харисов, Олег Измайлов (Иске Балтач авылы), Рәиф Дәүләтнуров, Наил Дилмиев (Уфа шәhәре), яраткан укытучыбызны чын күңелдән котлыйбыз аңа сәламәтлек hәм бәхет телибез!”
Аның укучылары гына түгел, аның педагогик осталыгын да югары бәялиләр. Педагогик эшчәнлегендәге уңышлары , укучыларны тәрбияләүдә уңышлары өчен Зөләйха Каләм кызы ВЛКСМның республика hәм район комитетларының, мәктәп җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары hәм Мактау грамоталары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60, 65, 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Зөләйха Каләм кызының шәхси тормышында да бар да яхшы килеп чыга. Хаклы ялга чыкканнан соң, тату гаилә белән Уфа шәhәренә күченделәр. Тормыш иптәше белән ике кыз hәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр, аларга югары белем биргәннәр. Табиб булып, алар намуслы хезмәт белән әти-әниләренең хөрмәтен hәм горурлыгын яуладылар. Биш оныгы да югары белемле, өч оныкчыгы да аны сөендерә. Ћәр көнне, элеккеге кебек үк, ул ярдәмгә килә, алар белән игелекле сүзләр, эш-гамәлләре белән уртаклаша. Яраткан тормыш иптәше янында күптән юк. Әмма ул—Бөек Ватан сугышында катнашучы, гаилә hәм Ватан сакчысы, кайгыртучан ир hәм әти, hәрвакыт уй-фикерләре аларга бәéле. Зөләйха Каләм кызы: "Минем өчен Балтач җире бик кадерле. Áарлык яхшы, якты хатирәләр бу як белән бәйле. Мин районыбызның чәчәк атуын, ә кешеләргә – бәхет hәм игелек телим!”
Бу көннәрдә Зөләйха Каләм кызына 90 яшь тула—матур hәм мактаулы дата. Без аны чын күңелдән әлеге вакыйга белән котлыйбыз, аңа hәм аның туганнарына иминлек, озак елларга ныклы сәламәтлек телибез!
Клара ЛОКМАНОВА,
район Хакимияте каршында иҗтимагый совет әгъзасы.
Читайте нас: