Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
3 октябрь 2019, 18:49

Татар булуы белән горурланып яшәүче Богдан кызы Реда Кәбирова

Богдан авылында туып-үсеп, әлеге көндә Чиләбе өлкәсе Югары Уфалей шәhәрендә яшәүче Реда Мәүлитҗан кызы Кәбирова туган телнең кадерен белүе белән соклану хисләре уята.

Богдан авылында туып-үсеп, әлеге көндә Чиләбе өлкәсе
Югары Уфалей шәhәрендә яшәүче Реда Мәүлитҗан
кызы Кәбирова туган телнең кадерен белүе белән соклану хисләре уята.


Мин татар кызымын, дип тормыш сукмагыннан горур атлаган якташыбыз Реда Мәүлитҗан кызы Кәбирова белән Богдан авылында, Сабантуй бәйрәмендә танышырга насыйп булды. Туган авылын, сыйныфташларын күрүенә, алар белән аралашуына чиксез шат иде ул. Кайда гына булса да Реда ханым үз милләтенә, аның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә тугры калган шәхес. Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалей шәhәренең „Мирас” мәдәни үзәге рәисе ул. Шәhәрдә мәчет төзетүдә, татар зиратын киртәләп алуда да башлап йөрүче була. Татарларның әйдәүчесе дисәк тә арттыру булмас. Туган телнең кадерен белгән, татар моңнарына, теленә сусаган кешеләрне бергә туплаучы ул.
Реда Мәүлитҗан кызы Богдан авылында 1957нче елда дөньяга килә. Әтисе — Мәүлитҗан авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе, Кызыл Байрак ордены кавалеры. Үндүрт яшендә 600 грамм бодай башагы урлаган, дип төрмәгә ябалар. Дүрт елдан соң нахакка рәнҗтелегән, гаепсез дип азат итәләр. Әнисе Сәүдә Хәйдәрова ягыннан барысы да укымышлы кешеләр булалар. Гаиләдә ике кыз үсәләр, хәзерге вакытта апасы Яр Чаллы шәhәрендә көн күрә.
Туган авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иске Уразай авылына йөреп, урта мәктәптә белем ала.
— Арытабан сыер савучы булып эшли башладым. Төркемдә 18 баш сыер, чиләкләремә сөт салгач, тирес арасыннан килгәндә чак кына күренеп тора идем. Бер ел дуңгызлар карадым. Авыр булса да бик күңелле чаклар иде, ике сәгать йокы эләксә дә концертлар, спектакльләр кую булсынмы — берсеннән дә читтә калмадым, — ди Реда апа.
Ул чорда яшьләр бер команда булып эшлиләр hәм яшиләр. Реда мәктәптә укыган елларыннан алып җырлый, бии. Ул вакытта шулкадәр рәхәт чаклар булган дип бүген исенә ала. Савучы булып эшләгән елларында „Ай тотылган төндә” спектаклен сәхнәләштереп, район конкурсында беренче урын яулыйлар. Соңыннан hәр авылга барып спектальне тамашачыга күрсәтәләр. Трактор чанасында, туннарга, шәлләргә төренеп, районның барлык авылларына йөреп чыгалар. Бу мизгелләр шулкадәр дәртле чаклар булып күңел дәфтәрендә урын алган.
Тик шулай да яшьлек үзенекен итә. Актив, тиктормас Реданың чит тарафларны күрәсе килә. Ћәм ул уйлаганын тормышка ашырырга ниятли. Беркөнне иртән барып сыерларын сава да, ферма мөдире булып эшләгән Рәлиф Галимҗановка, башкача килмәячәген әйтә. Бу хәбәр ферма мөдирен аптырата. Кыз кайтып чәй эчә, чемоданына мәктәп киемнәрен салып, Иске Уразайга юллана. Югары Уфалейдан кунакка кайткан кешеләргә ияреп шәhәргә, әтисенең бертуганына, Мәүлитхан абыйларына китә. Иң тәүдә чуен кою заводына эшкә урнаша. Заводта хәвефсезлек кагыйдәләре өчен җаваплы булган татар кешесе: „Үзең кечкенәсең, авырга туры киләчәк”, — дип аны кранчыга укырга үгетли. Ћөнәр үзләштергәч, райондашыбыз 26 ел буена кранчы булып көч сала. Хаклы ялга кадәр мактаулы эшчеләр сафында була.
Эшләгән елларында ук җәмәгать эшләрендә кайный. Шәhәрдә татар концертларында чыгыш ясый. Спорт белән дус була. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыра.
1989нчы елда Югары Уфалейда татар радиосын оештыручы, беренче тапшыруларның программасын төзүче hәм аларны алып баручы да Реда Кәбирова була. Шәhәр мохитендә яшәгән татарларны туган телләрендә укырга, язарга өйрәтә, татар дөньясы яңалыклары белән таныштыралар, татарча җырлар, яңа дөнья күргән китаплар хакында сөйлиләр. Бу татар халкын берләштерү, туплау өчен көчле корал. Шәhәрдә „Ак калфак” оешмасы булдырылар. Муса Җәлил, Габдулла Тукай кебек бөек шәхесләр белән таныштыралар, аларның иҗатын өйрәнәләр, төрле конкурсларда катнашалар. Сабантуй, Корбан бәйрәмнәре үткәрү, балалар йортларында очрашулар оештыруны хәстәрләүче дә ул.
— Башка милләт вәкилләре арасында яшәгәч, саф татарча сөйләшкән кешеләр белән аралашу күңелгә бал булып ята. Чит тарафларда татар милләтеннән булган кешене күрсәң үз туганыңны күргәндәй хис итәсең. Татарлар бергә җыелып аралашкач, күңел байлыгы арта, туган якка кайткандай тоясың үзеңне , —ди язмамның герое.
Реда Кәбирова татар халкына бәйле булган hәр вакыйганың уртасында, шунлыктан татар эстрадасының җырчыларын шәhәргә чакыру, төрле чаралар үткәрүдә ул башлап йөрүче.
Богдан авылы кызының чит тарафларда хөрмәт яулавы аның тиктормаслыгына, тырышлыгына, кешеләрне, аеруча милләттәшләрен яратуында.
—Авылдашларымны, сыйныфташларымны сагынып туган якларыма кайтам. Богданымны яратам. Авылым төшләргә керә, якташларыма сәләмәтлек телим, —ди ул.
Җәмәгать эшлеклесе булудан тыш, 3 балага гомер бүләк иткән әни дә ул. Уллары югары белемле хәрбиләр. Кызы югары юридик уку йортын тәмамлаган. Бүген ул балалары, килен, кияүләре, оныклары шатлыгында гомер кичерә.
Реда Кәбированың hәр көне төрле мәшәкатьләргә чорналып уза. Шушы көннәрдә ул Татарча диктант язуны оештыру, татар балалары өчен мәйданчык булдыру кебек мәшәкатьләр белән мәшгуль. Эшне ахырына җиткерү кебек сыйфат аңа әти-әнисеннән бирелгән. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Чиләбе өлкәсенең татарлар Конгрессы әгъзасы, „Мирас” татар мәдәни үзәге рәисе Реда Мәүлитҗан кызы 2015нче елда „Югары Уфалей шәhәренең иң леклы шәхесләре” исемлегенә кертелә. Богданның булдыклы кызы исемен Реда ханым чит тарафларда эш-гамәлләре белән исбатлаган.
Рифина ГАЛИЕВА.
(Фото гаилә архивыннан).

Читайте нас: