Барлык яңалыклар

Штәнде авылыннан ул бәрхет тавышлы Ридаль Гаскаров

Башкорт дәүләт университеты Бөре филиалының социаль-гуманитар факультеты бишенче курс студенты Ридаль Гаскаров өчен студент еллары сизелми дә үтеп киткән.

Башкорт дәүләт университеты Бөре филиалының социаль-гуманитар факультеты бишенче курс студенты Ридаль Гаскаров өчен студент еллары сизелми дә үтеп киткән.
Тиздән югары уку йортын тәмамлаячак, диплом алачак... Укырга кергәндә студент тормышының киеренке, кызыклы, авыр булачагын күз алдына да китермәгәндер. Күпме тырышлык, ныкышмалылык, түземлек, кыскасы, зур хезмәт салынган укуга. Нәтиҗәләр дә үзләре үк күрсәтеп тора. Биш ел буе югары стпендия алып укыды, 3 тапкыр президент стипендиаты булды. Республика югары уку йортлары студентлары арасында үткән олимпиадада призлы урын алды. Ике тапкыр БСТ каналында „КЛИО” телевизион интеллектуаль уенда катнашты. Тарихи реконструкторлар арасында үткән „Вакыт елгасы” Бөтенрусия фестивалендә 3 ел рәттән катнашты. Бернече курста укыганда ук әлеге факультет студентларына урманга барып ачык һава астында ай буе музей төзү кебек җиңел булмаган сынау үтәргә туры килде. Преподаватель И.М. Акбулатов белән бергә студентлар археологик казулар алып бардылар, кәстән өйләр төзеделәр, борынгы башкортлар тормышын өйрәнделәр. Эш авыр булды, барлык студентларның да түземлеге җитмәде, әмма Ридаль азакка кадәр төркем җитәкчесе булды.
Ридальнең студент тормышы төрле кызыклы вакыйгаларга бай булды. Бөредә архив, музей практикалары үттеләр. Актив студентлар белән Русиянең көнбатыш өлешендәге шәһәрләрдә, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, ЮНЕСКО тарафыннан сакланган истәлекле урыннарда һәм мәдәни үзәкләрдә булдылар.
Ридальгә „Останкино”, „Мосфильм”, Третьяков галереясе, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендәге ракета мәйданы, ә Петербургта — Бөтендөнья гранды — Русия макеты, Эрмитаж, архитектура корылмалары, әлбәттә, Нева елгасындагы күпер иң кызыклы урыннар булып күренде.
Туган ягына кайткач, ул Башкортстанның матур урыннары буйлап сәяхәт кылды, Бөрҗән районында Шүлгәнташ мәгарәсендә булды.
Ул бик кызыксынып үз фәнен өйрәнә. Югары уку йорты препадавательләре Ю.Н. Сергеев, факультет деканы Р.Б. Габделхаков, Н.В. Усманов белемгә омтылышны сүндермиләр.
Штәнде авылы егете Ридаль, уку белән бервакытта Бөре шәһәрендәге „Өмет” халык театр-фольклор студиясендә актив шөгыльләнә. Студия режиссеры Фәүзия Саттарова, художество җитәкчесе Наилә Фазлетдинова, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре Валерий Садртдинов, Стас Батурин аны сәхнә осталыгына өйрәтәләр. Алар тырышлыгы белән Бөредә һәм аннан читтә билгеле артист өлгереп килә.
Ул университет һәм шәһәр концертларында һәм бәйрәм чараларында даими катнаша. Аны гаилә тантаналарына һәм дәүләт оешмалары бәйрәмнәргә чакыра.
Күптән түгел эстрада җырларының төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте. Студия режиссёры Фәүзия Саттарова егеткә уңышлар теләде.
Ридаль Гаскаров бәйге дипломанты булды. Жюри әгъзалары, алар арасында танылган Идрис Газиев та бар иде, ул егеткә болай диде: „Өченче тапкыр сине конкурста очраттым. Репертуарың елдан-ел байый, башкару осталыгың яхшыра”. Ридаль — күп республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты. „”Студент язы”, „Бәллүр сандугач” кебек бәйгеләрдә егетне бәрхет баритоны дип атадылар. „Туган тел”, „Без бергә — көч”, „Керәшен салкыннары” чараларын үз моңнары белән баетты.
Ул шулай ук М. Кәримнең „Айгөл иле” пьесасында, М. Кәрим, Н. Нәҗмигә багышланган әдәби-иҗат кичәләрендә, „Өмет”, „Керәшен салкыннары” чараларында үзенең сәхнә осталыгын күрсәтә. Гүзәл Закирова, Алсу Мөбәрәкова белән башкарган дуэтларда, „Бөре укчылары” төркемендә чыгыш ясый. „Шәһәр көне”, 23 февраль, „Масленица”, 8 Март, Җиңү көне, Русия көненә багышланган чараларда катнаша.
Университетта биш ел уку, преподавательләр яклавы, факультет деканы, күп санлы яхшы отзывлар — барысы да Ридаль күңелендә матур истәлекләр булып уелыр. Ә сәхнәдәге чыгышлар, мөгаен, киләчәктә дә давам итәр. Шулай да аның „бәрхет” баритоны сәхнәдә генә кирәк булмас, ул тарихчы белгечлеге буенча юлын дәвам итәр. Монысын әлегә хәл итмәгән. Ридаль Бөре шәһәренә бик рәхмәтле. Үзендәге көчне, сәләтне, үз-үзенә ышанычны ачканы өчен рәхмәтле. Боларны ачыклау өчен генә дә аңа биредә укырга кирәк иде!
Руслан ЗИЯЗОВ, БДУ, Бөре шәһәре.
Читайте нас: