Шушы көннәрдә ул олы юбилеен билгеләде. БАССРның атказанган врачы , Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелегенең мактаулы хезмәткәре, Русия Федерациясенең атказанган врачы Лена Карамованы туган көнендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде.
—Үз районым, республикам халкына хезмәт итүем, олы юбилеем көнендә хөрмәт казануым белән чиксез горурланам, - диде Лена Карамова.