Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
6 февраль 2019, 13:52

Балтачтан ул Лена Мирзаевна!

Медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты. Бу сүзләр Лена Мирза кызы Карамова турында.

Медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты. Бу сүзләр Лена Мирза кызы Карамова турында.
Лена Карамова 1939 елның 6 февралендә Иске Балтач авылында дөньяга килә. 1962 елда дәвалаучы табиб белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Институттан соң 9 ел дәвамында Учалы, Балтач районнарында баш табиб булып эшли. Беренче Ленинград медицина институтында аспирантура тәмамлап һәм кандидатлык диссертациясен яклап, 1973 елда Уфа шәһәрендәге гигиена һәм профессиональ авырулар фәнни-тикшеренү институтында, оештыру-методик бүлеге мөдире сыйфатында хезмәт юлын дәвам итә.
Фәнни-тикшеренү иститутындагы эше белән бер үк вакытта 1973—1979нчы елларда Уфа шәһәренең сәламәтләндерү бүлеге мөдире урынбасары, республика медиицна хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитеты рәисе була. Саулык саклау системасында эшләп, авыл участок дәваханәсе белгеченнән башлап, Уфа шәһәре саулык саклау бүлеге җитәкчесе һәм медицина хезмәткәрләре профсоюзының өлкә комитеты рәисенә кадәр юл үтә.
1979—1997нче еллар. Лена Мирза кызы Уфа хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры. Бу еллар эчендә институтның материаль-техник базасы сизелерлек ныгытыла, тикшеренүнең яңа технологияләре кертелә, диагностикалау һәм дәвалау җиһазлары яңартыла, производство мәйданнары ике тапкырга зурайтыла. Институт Русия Федерациясенең 6 регионы өчен квалификация күтәрү фәнни-методик үзәге итеп билгеләнә. Бу алты регионга Әчтерхан, Ырымбур, Башкортстан, Татарстан, Чечен-Ингуш Республикалары керә.
Әлеге вакытта якуташыбыз эшләүеләрнең саулыгын саклау бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып эшли.
Лена Карамова бик күп фәнни эшләр авторы. Шулар арасыннан берничә фәнни юнәлешне билгеләп үтик:
-нефть эшкәртү, нефть химиясе, химия производствосында эшләүчеләрнең сәламәтлеген булдыру;
-эшчеләрнең хәвефсезлеге, һөнәри эшкә яраклашуы;
-химия сәнәгатендә диоксиннарның медико-биологик һәм клиник тәэсиренең нәтиҗәләре, һөнәри хәвеф (методик нигезләрне эшләү);
-производствога бәйле тайпылышлар.
1986нчы елдан медицина фәннәре докторы, 1992нче елдан профессор, 1991нче елдан Башкортстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 1998 елдан Европа Русия табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 2005 елдан Европа Русия табигый фәннәр академиясе академигы.
Лена Мирза кызы 500 басма авторы, шул исәптән, 100дән артык норматив, хокукый һәм методик документлар, 35 монография, кулланма, биш уйлап табу һәм 4 рационализаторлык тәкъдиме авторы, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең ике медале белән бүләкләнгән.
Лена Мирза кызы Карамова „Почёт билгесе” ордены кавалеры. БАССР Югары Советы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Аның күкрәген „Хезмәт ветераны” медале бизи. Бик күп Мактаулы исемнәргә ия: БАССРның атказанган врачы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясенең Мактаулы дәүләт санитария күзәтчелеге хезмәткәре, РФнең атказанган врачы.
Якташлары исеменнән Лена Мирза кызын олуг юбилее белән тәбриклибез һәм иң җылы теләкләрен җиткерәбез:
Иң зур байлык — сәламәтлек Сезгә, Лена Мирзаевна! Гомерегез буе халык саулыгын кайгыртып ару-талу белми салган хезмәтегез, фәнни эшләрегез киң куллануда булып, халкыгызга хезмәт итсен!
Балтач үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: