Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
16 октябрь 2017, 18:39

Якташыбыз Булат Миндияров кичә ультрамарафонда катнашкан

Якташыбыз Булат Миндияров кичә Яр Чаллыда үткән “Гонка на выживание” III ультрамарафонында 61 километр араны 7 сәгать 45 минут эчендә йөгереп үткән.

Якташыбыз Булат Миндияров кичә Яр Чаллыда үткән “Гонка на выживание” III ультрамарафонында катнашкан.
“Бернинди әзерлексез ультрамарафон. 61 километр араны 7 сәгать 45 минут эчендә. Бу кадәр ерак арада йөгергәнем юк иде әле. 25 километр араны үткәндә аякларым таш булып каткан иде. Ул чакта 42 километрны үтә алсам алырмын, шул җитәр дип уйладым. Ләкин максатым 60 клометр араны йөгереп үтү! 4 сәгать 20 минут эчендә 42 километр араны йөгереп үткәч ял итеп алырга уйладым. 15 минут дәвамында аякларымны югары күтәреп, ятып тордым... Финишка җитәргә 10 километр калганда, максатыма ирешәчәгемә ышандым. Ә финиш сызыгын үткәч үз-үзеңә ышаныч+позитив аң+эмоцияләр формуласының асылына тагын бер кабат төшендем,"— дип уртаклашкан Булат Миндияров үзенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә.
Читайте нас: