Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
22 сентябрь 2017, 18:36

Әнисен, туганнарын үрнәкле хезмәте белән сөендерде

Нөркә авылы егете, полиция лейтенанты Радим Хәбиров әлеге вакытта Чечен Республикасында командировкада. Күптән түгел Ралия Хәбирова улы—Радим хезмәт иткән подразделениедән Рәхмәт хаты алды.


Радим Хәбиров Нөркә авылында туып үскән. Ралия һәм Фидаһим Хәбировларның бишенче, иң кече уллары ул. Ишле гаиләдә үскән, физик яктан көчле авыл егете Уфа шәһәрендә полиция хезмәткәре булып көч сала.


Әлеге вакытта ул Чечен Республикасында командировкада. Күптән түгел әнисе Ралия Шәйхетдин кызына Радим хезмәт иткән подразделениедән рәхмәт хаты килеп төште.


Радим Хәбиров мәктәп елларыннан ук спорт белән дус була. Төрле ярышларда әледән-әле катнаша, призлы урыннар яулый. Шунлыктан һөнәр сайларга вакыт җиткәч бер дә уйламый, документларын Благовещен шәһәрендәге физкультура техникумында илтеп бирә. Физик яктан чыныгып үскән егеткә техникумда уку авыр бирелми. Һөнәр үзләштергәннән соң армия сафларында хезмәт итә. Өлгеле солдат була. Хәрби бурычын үтәп кайткан Радим Фидаһим улы Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә полиция хезмәтенә урнаша. Читтән торып Уфа юридик институтын тәмамлый. Полиция хезмәтендә ул — 5 ел. Чечен Республикасында да үзен лаеклы итеп таныткан. Моны Радимның әнисенә юлланган Рәхмәт хаты да дәлилли. Менә нәрсәләр язылган анда:


„Улыгыз, полиция лейтенанты Радим Хәбиров Чечен Республикасының Урыс-Мартан районында утка тотучы махсус төркем полицейские вазифасында хезмәт итә. Оператив җитәкчелек төркеме һәм шәхсән үземнең исемнән улыгыз Радимны тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Радим Фидаһим улы үзен өлгеле, үрнәкле хезмәткәр итеп танытты. Кыю, намуслы, профессиональ яктан гыйлемле хезмәткәр ул. Хәвефле очракларда үзен тота белүе, дөрес карар кабул итүе, максатчан, оештыру сәләтенә ия булуы белән хөрмәт яулады.

Аның уңышларында, үрнәкле полиция хезмәткәре булуында сезнең тырышлыгыз ярылап ята. Сез аның зур таянычы. Меңләген километрлар аша аның көткән әнисе, якыннары булуын белә. Радимда яхшы сыйфатлар тәрбияләгенегез өчен сезгә тагын бар кат рәхмәт сүзләре әйтәм. Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.

РФ Эчке Эшләр министрлыгының Чечен Республикасының Урыс-Мартан районы буенча полиция начальнигы И. Имаев.”


Әни кеше өчен баласы хакында яхшы хәбәр ишетүдән дә зуррак шатлык юк.Радимга командировкасын уңышлы тәмамлап, эшендә югары үрләргә ирешергә насыйп булсын!
Читайте нас: