Барлык яңалыклар

“Халкыбызның милли уеннары”

Көтеп алынган җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәртү максатыннан Иштирәк мәдәният йорты алдында балалар  өчен “Халкыбызның милли уеннары” бәйрәме үткәрелде.

“Халкыбызның милли уеннары”
“Халкыбызның милли уеннары”

Җәйге каникуллар –  балалар өчен ял һәм күңел ачу, яңа тәэсирләр алу вакыты. Көтеп алынган җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәртү максатыннан Иштирәк мәдәният йорты  алдында балалар  өчен “Халкыбызның милли уеннары”  бәйрәме үткәрелде.  

Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Балалар күңелле уен-ярышларда ярыштылар: аркан тартышу, чүлмәк вату, таяк тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү,  капчык киеп йөгерү һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Иң кызыгы инде, әлбәттә, күзне бәйләп әйбер кисү булды.

Бәйрәм күңелле узды, балалар канәгать калдылар. Жиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Барысы да уеннарда актив катнаштылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.

Рәмзия Шәйхетдинова. 

“Халкыбызның милли уеннары”
“Халкыбызның милли уеннары”
“Халкыбызның милли уеннары”
“Халкыбызның милли уеннары”
“Халкыбызның милли уеннары”
“Халкыбызның милли уеннары”
Автор:
Читайте нас: