Су белән бәйле уеннар - балалар өчен иң яраткан чараларның берсе. Алар балаларның сәламәтлеген ныгыта, шатлык, уңай эмоцияләр китерә, җәйге эссе көнне уйнау зыянлы түгел."О, бүген бездә күңелле, шау-шу һәм су бар иде",-дип көлеште бала-чага. Су сибешеп уйнау кызу челләдә кәефне күтәрә генә. "Карга боткасы" уены да яңгырсыз җәйдә күп балаларны җыя. Гореф-гадәтләргә ияреп уйналган уенны хәтерләтте ул.