"Алтын Башак"лагеренда ял итүче балалар өчен агым хәрби-патриотик юнәлешкә багышланган. Балалар беренче медицина ярдәме күрсәтергә, противогазны дөрес итеп кияргә һәм башка шөгыльләргә өйрәнәләр.
Тормышта төрле хәл булырга мөмкин. Ә беренче медицина ярдәме күрсәтү, кемнеңдер гомерен саклап калуга тиң булырга мөмкин. Шуңа балалар кызыксынып карый, сорашып өйрәнәләр. Җәйге ялны фәһемле итеп үткәрү һөнәр сайларга этәргеч бирүе бар.
Вакыт үткәч тә ялны тик яхшы яклап искә алырлар.