Барлык яңалыклар
Балаларның җәйге ялы
1 август 2022, 15:15

“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте

Шушы көннәрдә “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында җәйге каникуллар вакытында “Ура, каникуллар!” дип аталган балалар өчен спорт һәм савыктыру чаралары тәмамланды.

“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте

Шушы көннәрдә “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында җәйге каникуллар вакытында “Ура, каникуллар!” дип аталган балалар өчен спорт һәм савыктыру чаралары тәмамланды. Монда өч агымга бүленеп 90нан артык бала катнашты.

Агымнар дәвамында балалар төрле кызыклы һәм файдалы чаралар калейдоскобына җәлеп ителде. Аларның һәр көне ниндер дә булса яңа кичерешләр белән тулыландырылды.

Биредәге тренерлар – Евгений Гыйльмөхәмәтов, Арсен Латыйпов һәм инструктор-методист Гөлфия Нәбиевалар балаларга бер генә минутка да күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Балаларның һәр көне мавыктыргыч күңел ачу программасы, онытылмас хис-кичерешләр белән үрелеп барды.

“Ура, каникуллар!” чарасының программасы бай булды: төрле ярышлар, файдалы әңгәмәләр, кызыклы викториналар, мавыктыргыч экскурсияләр, спорт чаралары, дулкынландыргыч эстафеталар һәм ГТО нормативларын тапшыру.

Тренерлар биредә ял итүче балаларның уңай сыйфатларын активлашсын һәм үссен өчен, аларга төрле эшчәнлек төрләрен үзләштерергә, командада бердәм булу серләрен, лидерлык сыйфатларын формалаштыру өчен барлык  шартларны да булдырдылар.

“Яшьлек” хезмәткәрләре үзләре дә  үз хезмәтләреннән бик канәгать калды, чөнки биредә балаларның шат көлүләре ишетелеп торды. Алар өчен балаларның шат йөзләрен күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү үзе бер зур куаныч та инде ул.

“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
“Яшьлек”тә каникуллар күңелле үтте
Автор:
Читайте нас: