Барлык яңалыклар

Билгеләнми торган бәйрәм

Асфальтта рәсем ясау көне-16 июльдә билгеләп үтелә торган гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе. Түбән Сикиязда ул ничек үткән?

Билгеләнми торган бәйрәм
Билгеләнми торган бәйрәм

Түбән Сикияз авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә балалар белән бу бәйрәмне билгеләп үттеләр һәм «асфальт вернисажы»үткәрделәр. Балалар бик теләп эшкә тотындылар. Балалар бик зур фантазиягә ия булып чыктылар һәм бик иҗади яктан биремгә килделәр, берничә минуттан асфальт искиткеч матурланды, «җәйге рәсемнәр» барлыкка килде: күбәләкләр буялды, чәчәкләр үстерелде, кояш балкыды. Рәсемнәр әкиятле, якты, ә иң мөһиме игелекле булып килеп чыкты.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: