Барлык яңалыклар

Күңелле каникуллар мәктәбе

Тучыбай урта мәктәбендә шундый үзенчәлекле исемдәге лагерьдагы 21 көнлек җәйге ялы оештырылды.  

Тучыбай урта мәктәбендә шундый үзенчәлекле исемдәге лагерьдагы 21 көнлек җәйге ялы оештырылды.  Отряд командирлары Зарина Казимова һәм Азалия Солтанова җаваплылык ни икәнен бу чорда аңлады. Һәр бер команда девиз һәм җыр әзерләде. Флагны күтәрү хокукы Вилдан Разетдиновка ышанып тапшырылды.

Иң башта отрядларның башкарган эшләренә бәһа белер өчен “Ярыш экраны” эленде. Старт бирелде. Һәр көн ниндидер исем белән узды. Мәсәлән, “Изге эшләр”, “Туп һәм обруч”, “Шоколад”, “Күңелле каләм”, “Могҗизалар”, “Куркыныч көн”, “Иң-иңнәр”, “Көтелмәгән хәлләр” һәм башкалар.

Укучылар шулай ук “Изге эшләр” дип аталган савытны тутырдылар. Анда балалар башкаларга изге теләкләрен язды, тылсымлы сүзләр салды, кемгәдер ярдәм иткәннәрен хәбәр итте. Игезәкләр Радмил белән Радмир Зайруллиннар изге күңелле, ярдәмчел малайлар икәнен белдек.

“Позитивлы заряд ал!” дигән кулайлама аша балалар якшы кәеф былдырды. Алар “Югалган төшке аш”, “Эх, шушы төрле туплар”, “Яшь янгын сүндерүчеләр”, “Пушкин турниры”, “Вампирлар һәм өйрәкләр парады”, “Көлке көне”, “Хезмәт ярминкәсе” кебек чаралар да, “Җәйге Олимпия уеннары”нда бик теләп катнашты. Аеруча Самира Харисова, Мария Климина, Гөлназ Хазетдинова, Назгөл Нигамәева, Даниил Касаткин бик актив булды. Бар балалар да ихлас уйнадылар, көлделәр.

Шундый кызыклы уеннар белән ял вакыты сизелмичә үтеп тә китте. Финишка да килеп җиттек. “Ярыш экраны” нәтиҗәсе буенча “Йолдозлар парады”нда иң актив балалар кызыл келәм буйлап үтте. Менә алар: Мария Климина, Самира Харисова, Гөлназ Хазетдинова, Азалия Солтанова, Назгөл Нигамәева, Ләйсән Әсхәдуллина, Вилдан Разетдинов.

Шулай итеп лагерь начальнигы Эльвира Фәнис кызы
Зарипова, тәрбияче Рәмилә Рәфит кызы Хазетдинова, физкультура укытучысы Мөкаддис Гомәр улы Гәрәев тырышлыгы белән бергәләп күңелле ял оештырдык.

Фәнизә КАРАГУЖИНА,

Тучыбай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.

Күңелле каникуллар мәктәбе
Күңелле каникуллар мәктәбе
Автор:
Читайте нас: