Барлык яңалыклар

“Алтын башак”та – икенче смена

Бүген, 5 июль көнне,  “Алтын башак” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда икенче сменаны тантаналы төстә ачу булды.

“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена

Бүген, 5 июль көнне,  “Алтын башак” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда икенче сменаны тантаналы төстә ачу булды.

“Алтын башак” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тормыш кайный. 50 бала икенче сменага ял итәргә килде. Һәр көн истә калырлык булсын өчен тәрбиячеләр – Лилия Сәлимова, Зөлфия Хәсәнова, Ридаль Гаскаров, өлкән вожатый – Оксана Ковалева, вожатыйлар – Лариса Сафетдинова, Ильзида һәм Гүзәл Гатиналар эшлиләр.

Әлеге тантаналы чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар Хисмәтов катнашты. Кунаклар балаларны истәлекле мизгел белән котлап, файдалы һәм күңелле ял теләде. 

Икенче агымны  ачу тантанасында  лагерь начальнигы Ришат Зөлкәров  барлык балаларны күңелле җәй, икенче агым башлану белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

- Биредә балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Балаларның ялын оештырганда аларның куркынычсызлыгына, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Лагерьда тәрбияләнүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп буш вакытларын да үткәрә алачаклар, – диде ул.

Ары таба ачылу тантанасы зур концерт белән дәвам итте. Балалар үзләренең сәләтен күрсәтте. Аларның кайсыберләре бирегә беренчегә генә килми. Бу инде үсмерләргә лагерьның ошавы турында сөйли.

Җәйнең икенче ае әле башланды гына, алда балаларны тагын бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә! Балаларга күңелле җәйге яллар теләп калабыз!

 

Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзитенең киләсе санында танышырсыз.

“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
“Алтын башак”та – икенче смена
Автор:
Читайте нас: