Барлык яңалыклар

Балалар лагерь белән саубуллаша

"Алтын башак" ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче агымы әле кайчан гына үз кочагына 50 баланы сыендырган иде. Инде менә аерылышыр көн дә килеп җитте.

Балалар лагерь белән саубуллаша
Балалар лагерь белән саубуллаша

24 июнь көнне Югары Кансөяр авылындагы “Алтын башак” лагере беренче төркем балалар белән саубуллашты.

"Алтын башак" ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче агымы әле кайчан гына үз кочагына 50 баланы сыендырган иде. Инде менә аерылышыр көн дә килеп җитте.

Беренче агымдагы ял чоры туристик-крайны өйрәнү юнәлешендә узды. Туган як табигате белән таныштылар, ориентирлашу нечкәлекләрен өйрәнделәр, төрле танып-белү квестлар үттеләр. Балалар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен программага төрле кызыклы чаралар, күңелле уеннар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәтләр кертелгән. Һәр көн истә калырлык булсын өчен тәрбиячеләр – Лилия Ахкямова, Айваз Сәфетдинов, өлкән вожатый – Оксана Ковалева, вожатыйлар – Айсылу Гирфанова, Гөлнур Гыйльманова һәм Илүзә Хәбировалар күп көч куйганнар.

Уен-көлке, бәйгеләр һәм экскурсияләр, маҗаралы-табышмаклы уеннар артта калды. Ничек кенә моңсу булмасын - лагерьны ябу көне килеп җитте. Иртән иртүк әзерлек башланды. Балалар сәхнәне бизәү, концерт номерларын кабатлау белән мәш килделәр. Тантаналы линейкада лагерь флагы төшерелде, балаларны лагерь начальнигы Ришат Зулькаров котлады, Мактау грамоталары тапшырды.  

Ары таба лагерь ябылуга багышланган ял итүчеләр катнашлыгында зур концерт күрсәтелде. Балалар рәхмәт әйтеп, лагерь белән канәгать булып, киләсе елда тагын килергә сүз биреп калдылар.

Ял һәм сәламәтләндерү лагерендә беренче агым  кызыклы итеп оештырылган чаралары белән һәр бала күңеленә кереп калгандыр.

Автор:
Читайте нас: