Барлык яңалыклар

“Күңелле стартлар” мавыктыргыч узды

15 июнь көнне, Уразай урта мәктәбенең “Шик” көндезге лагеренда,  “Күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт чарасы узды.

“Күңелле стартлар” мавыктыргыч узды
“Күңелле стартлар” мавыктыргыч узды

15 июнь көнне, Уразай урта мәктәбенең “Шик” көндезге лагеренда,  “Күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт чарасы узды. Ул берьяктан вакытны файдалы үткәрү булса, икенче яктан, яшь буында сәламәт яшәү рәвеше алып бару нигезләрен тәрбияләүне күздә тотты.

Һәр кешенең иң зур байлыгы-сәламәтлек. Күңелле стартлар – балаларны хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты.

Спорт бәйрәменең төп өлеше – эстафеталар булды. Командаларга йөгерү, сикерү, туп һәм кыршау  белән эстафета  кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Ярышлар балаларның шат көлүләре белән үрелеп барды. Барлык балалар актив һәм җитез булдылар. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.   Спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Командада эшли белү, бер-береңне тою, һәр эштә ярдәм итү кебек осталыкларын да күрсәттеләр алар.

"Күңелле стартларда” катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча “дуслык” җиңде! Балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча алар җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз икәнлеген аңладылар. Шул ук вакытта максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, оешкан һәм җыелган, җитез һәм тапкыр булырга кирәк.

Автор:
Читайте нас: