Барлык яңалыклар

Һәр бер көн үзенчәлекле

Шәвъяды гомум белем бирү мәктәбендә ел саен балаларның җәйге ялын оештыру буенча күләмле эш башкарыла.

Һәр бер көн үзенчәлекле
Һәр бер көн үзенчәлекле

Шәвъяды гомум белем бирү мәктәбендә ел саен балаларның җәйге ялын оештыру буенча күләмле эш башкарыла.

Җәйге озын каникуллар башлану белән, күп кенә ата-аналар укучы балаларының ялын оештыру хакында уйлана башлый. Ял кызыклы да, файдалы да булырга тиеш. Быелгы каникуллар вакытында Шәвъяды гомум белем бирү мәктәбендә көндезге  “Балачак планетасы” дип аталган лагерь эшли башлады.

– Лагерьда ял итүе безгә бик ошый, – диләр ял итүче балалар. – Биредә без уйныйбыз, рәсем ясыйбыз, экскурсияләргә чыгабыз һәм дуслар белән аралашабыз.

Лагерьның чирттагы көне юл хәрәкәте хәвефсезлегенә багышланды. Күреп-белеп торуыбызча, юлларда ел саен машиналар саны арта бара. Әлбәттә, “тимер атлар” агымын туктатып булмый. Әмма юллардагы күңелсез һәм хәвефле хәлләрне кисәтергә мөмкин.

Укучыларга юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен ныклы белү мөһимлеген ныклап аңлату һәм аларны тайпылышсыз үтәү мәҗбүри булуы турындагы аң-хисне формалаштыру максатында көндезге ял лагере  “Минем хәвефсез каникуллар”  дип исемләнгән акциягә кушылдылар.

 Чара барышында алар уен формасында юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итүче сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, юлларда барлыкка килергә мөмкин булган төрле четерекле хәлләрдән чыгу юнәлешләрен эзләделәр, юл билгеләрен җыюда ярыштылар. Бу көн алар өчен файдалы да, кызыклы да үтте. Укучылар үткәрелгән чарада алган белемнәрен көндәлек тормышта да һәрчак уңышлы файдаланыр, күңелсез һәм хәвефле хәлләргә беркайчан да тарымас дигән ышанычта калабыз.

Һәр бер көн үзенчәлекле
Һәр бер көн үзенчәлекле
Һәр бер көн үзенчәлекле
Һәр бер көн үзенчәлекле
Автор:
Читайте нас: