Барлык яңалыклар
Балаларның җәйге ялы
8 август 2018, 12:56

„Алтын башак” савыктыру лагере пешекчесе Лениза Фатихҗановага балалар да, хезмәткәрләр дә рәхмәтле

Югары Кансөяр авылында урнашкан „Алтын башак” җәйге ял һәм савыктыру лагеренда өченче агым дәвам итә.

Югары Кансөяр авылында урнашкан „Алтын башак” җәйге ял һәм савыктыру лагеренда өченче агым дәвам итә.
Профильле агымда 40 бала ял итә һәм чыныгу курслары үтә.
Агымны оештыруга муниципаль бюджеттан 215 мең сумнан артык күләмдә акча бүленгән. Агым тәҗрибәле, әзерлекле белгечләр белән тулысынча комплектланган. Менә икенче ел инде җәйге чорда биредә пешекче Лениза Фатихҗанова хезмәт сала.
Түбән Кансөяр авылы кызы махсус белемгә ия. Районның „Радуга” кулланучыылар җәмгыяте аша эшкә урнашып, җәй айларын „Алтын башак”та үткәрә ул.
—Блюдоларны төрләндереп, сыйфатлы итеп әзерли. Үз эшен белгән, аңа җаваплы караган хезмәткәр белән эшләү безгә дә күңелле, — ди лагерь начальнигы Ришат Хиҗәпов.
Читайте нас: