Барлык яңалыклар

Балтач районы мәктәпләре көндезге лагерьларында ял чоры тәмамланды

Быел районның 17 мәктәбе базасында оештырылган көндезге лагерьларларда 1031 бала ял итте.

Быел районның 17 мәктәбе базасында көндезге лагерьлар эшләде. Биредә 1нче июньнән 21нче июньгә кадәр 1031 укучы ял итте. Бу көннәрдә белем учаклары гөрләп торды. Тәрбиячеләр төрле чаралар үткәрде, балалар өчен ике тапкыр туклану оештырылды. Бу максаттан республика бюджетыннан 2 338 308 сум акча бүленгән.
Балаларның ялына ел саен җитди игътибар юнәлтелә. Укучыларның җәйге ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен агымдагы елда республика бюджетыннан 4 039 700 сум акча бүленгән. Көндезге лагерьлардан тыш, хезмәт берләшмәләре эшли. Бирегә 585 укучы җәлеп ителгән, алар өчен дә туклану оештырылган. Муниципаль бюджеттан бу уңайдан 544 635 сум акча бүленгән. Уналты мәктәптә хезмәт бригадалары эшли, монда 1470 укучы төрле эшләргә җәлеп ителгән.
„Алтын башак” ял һәм савыктыру лагеренда быел 200 укучыны ял иттерү планлаштырылган. Беренче агымда 80 укучы ял итеп өлгерде дә инде. Озакламый икенче агым балаларны кабул итәчәк. Өченче „Яшь спецназчы” агымында 40 балага ял итү өчен мөмкинлеге бар. „Алтын башак”та ял итүчеләр өчен көненә 5 тапкыр туклану оештырыла. Балалар иҗаты үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, „Яшьлек” физкультура-савыктыру үзәге, „Романтик” яшүсмерләр клубы каршында балалар өчен мәйданчыклар эшли. Ятим балалар, ата –ана карамагыннан мәхрүм калган балаларның ялын оештыру өчен республика бюджетыннан 482 700 сум акча бүленгән.
Мәктәп каршында эшләгән көндезге лагерьларның эше кичә тәмамланды. Тәүдә көннәр яңгырлы, салкын торды, балалар вакытларын бина эчендә үткәрде. Көннәр җылыту белән лагерьларда җанлылык артты. Мәктәп янындагы спорт мәйданчыклары умарта күчен хәтерләтте. Күп лагерьларда сабантуйлар оештырылды, ачык һава астында уйнаган балаларның шат тавышлары әллә кайларга таралды.
Иске Балтач 1нче һәм 2 нче урта мәктәпләре көндезге лагерьда ял итүчеләр саны буенча лидерлар исәбендә. Район үзәгенең 1нче урта мәктәбендә 260 бала ял итте, ә 2нче урта мәктәбенә 230 бала йөрде. Лагерь начальнигы Гүзәл Вәлиева билгеләвенчә, беренче сыйныфтан алып 5 сыйныфка кадәр белем алган балалар зур теләк белән биредә вакытларын үткәргәннәр. „Төсле калейдоскоп” дип исемләнгән лагерьда 10 отряд оешкан, 20 вожатый балаларның ялы мавыктыргыч булсын өчен тырышкан.
— Һәр көнебез физик күнегүләр ясаудан башланды. Физик тәрбия укытучысы Дамир Солтанов җитәкчелегендә балалар сәламәт яшәүнең тәүге адымын ясады. Интеллектуаль юнәлештә эшләдек. План буенча һәр көнне төрле чаралар оештырдык. Балалар саф һавада спорт уеннарын яратты. Футбол, пионербол кебек спорт бәйгеләре күңелле үтте. Төрле конкурслар, викториналарда укучылар теләп катнашты. Хәвефсезлек кагыйдәләре, дөрес туклану буенча чаралар үткәрдек, әкиятләр сәхнәләштердек. Курчак театры артислары бездә кунакта булды. Балаларның интеллекуаль, рухи һәм физик үсешенә зур игътибар юнәлтелде, —ди Гүзәл Имагинат кызы.
Ата-аналарның күбесе эштә. Баланың ниндидер эш белән мәшгуль, караулы, тук булуы аларга күңел тынычлыгы өстәде.
Читайте нас: