Барлык яңалыклар

"Алтын башак"та ял сезоны башланды

Алтын башак" ял һәм сәламәтәндерү лагеренда бүген 78 бала ял итә.

Алтын башак" ял һәм сәламәтәндерү лагере җәйнең беренче көннәреннән үк балаларны ял сменасына кабул итте.
Лагерьдә балалар рәхәтләнеп ял итсен һәм сәламәтлекләрен ныгытсын өчен барлык шартлар да тудырылган.Тик һава шартлары гына кәефне беркадәр төшерә. Чөнки ачык һава астында хәрәкәтчән уеннар оештыру мөмкинлеге юк. Шул сәбәпле ял сменасын ачу тантанасы да бүген корпус эчендә үтте.
Биредә 78 бала ял итә. Өлкән әйдаман Оксана Йосыпова җитәкчелегендә персонал балаларның ял сәгатьләрен күңелле оештырырга тырыша. Балаларга кыенсырарга вакыт юк.
Ял сменасын ачу тантанасында балаларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгзүмова, район Хакимиятенең спорт комитеты рәисе Данис Шакиров, "Алтын башак" ял һәм сәламәтәндерү лагере начальнигы Ришат Хиҗапов, Тучыбай авыл җирлеге хакимияте башлыгы Җәлил Гафуров сәламләделәр.
Читайте нас: