Барлык яңалыклар
Балаларның җәйге ялы
4 август 2017, 17:37

Хәрби кыр җыены сыман

Бүген „Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере хәрби-кыр җыенын хәтерләтә.

—Биредә ял көннәре кояш астында кызыну белән генә чикләнми . Балаларга үзләре өстендә нык эшләргә туры киләчәк. Тыгыз графикта, хәрби һәм спорт әзерлеге юнәлешендә күнегүләр үткәрәбез. Балалар корал төрләре белән танышачак. Аларга ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган фильмнар күрсәтү планлаштырыла. Шулай ук үз-үзләренең хәвефсезлеген тәэмин итү алымнарына да төшендерәчәкбез,—ди рота командиры, запастагы сержант, Ришат Зөлкаров, лагерь тормышы белән таныштырып.
—„Юный спецназовец” билгеләнешендәге ял сменасы лагерьда әле берничә көн генә эшли. Ә ял итүчеләр инде кайбер алымнарны үзләштерергә дә өлгергәннәр,—диде район Хапкимияте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов, балаларның ялын оештыру өлкәсендә педагоглар нәтиҗәле эшләвен бәһалап.
Балалар кунаклар алдында тантаналы марш белән үттеләр, җырлап, сафта йөреп тә күрсәттеләр.
Яд итүчеләр тәүлек әйләнәсенә тәрбиячеләр күз уңында. Ата-аналарга балалары турында борчылырга урын юк. „Алтын башак”та кәефсез бер бала да күрмәдек.
Читайте нас: