Барлык яңалыклар

"Алтын башак” та балаларга кыенсырырга сәбәп юк

Ял итүчеләр белән балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, район мәктәпләренең иң яхшы педагоглары эшли. Өлкән әйдәман Оксана Йосыпова җитәкчелегендә эшләүче педагоглар лагерь тормышында һәр сәгатьне балалар өчен кызыклы итеп үткәрү өчен тырышлык сала.

—„Алтын башак” лаегеренда үткән көннәрегез сагынып искә алырлык булсын. Яңа дуслар табыгыз. Чит авылларда яшәгән дусларыгыз белән аралашуыгыз арытабан да дәвам итсен. Дуслык, аралашу укуыгызга да уңай йогынты ясар дип ышанам. Күңелле ял телим сезгә,—диде район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, лагерьда икенче смена ял сезонын ачу тантанасында ясаган чыгышында.
3 июль көнне Югары Кансөяр авылында урнашкан лагерь янә балаларның шат тавышларына күмелде. „Алтын башак”та үткән тантанада балаларны район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов, лагерь начальнигы Ришат Хиҗапов сәламләделәр. Тантанада район Хакимиятенең Яшьләр эшләре комитеты рәисе Максим Ахтариев, район мәгариф бүлеге методисты Лариса Карамова катнаштылар.
„Алтын башак” лагерена карата бүген фикерләр төрлечә. Табигать кочагында булмагач лагерь буламыни ул, диючеләр дә бар. 1970 елларга әйләнеп кайтсак, Яңа Яхшый авылында пионер лаегере ачылганчы да балалар Тутагач, Түбән Сикияз авылларында урнашкан мәктәпләр шартларында ял итә иде бит.
Заман балаларына цивилизация булган шартлар кирәк. Ә Югары Кансөяр авылындагы лагерьда барлык шартлар да булдырылган. Элемтә, Интернет бар. Балалар интерактив телевидение тапшыруларын карый...
—Лагерь базасын мөмкинлек булган саен яңартырга, ныгытырга тырышабыз. Быел яңа телевизор сатып алдык, йокы бүлмәләренең берничәсендә койкаларны яңарттык,—ди район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, балаларның җәйге ялын оештыру өчен шарт лар тудыру өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталып.
Балалар лагерьдагы шартлардан канәгать. „Авыл, өй сагындыра,”— дип беркем зарланмый.
—Биредә лагерь булмаса, Югары Кансөяр авылын кайчан килеп күрер идем әле,—ди чит авылдан килгән бер кыз.
Район мәгариф бүлеге начальнигы билгеләвенчә, балаларга кыенсырарга сәбәп юк. Чөнки ял итүчеләр белән балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, район мәктәпләренең иң яхшы педагоглары эшли. Өлкән әйдәман Оксана Йосыпова җитәкчелегендә эшләүче педагоглар лагерь тормышында һәр сәгатьне балалар өчен кызыклы итеп үткәрү өчен тырышлык сала. Лагерьда педагогия һәм тәрбияче өлкәсендә тәүчыныгу алган студентлар да бар. БДУның Бөре филиалында белем алган өч студент биредә бүген практика үтә. Студент-әйдәманнарның берсе—Наталья Баташова Бакалы районыннан икән.
Быел һава шартлары гына ачык һава астында төрле чаралар оештырырга аяк чала чалуын. Балалар Башки елгасындагы буада су коена алмый. „Болай буаны су коену сезонына әзерләдек. Төбенә, тирәсенә ком түшәдек. Елганың су коену өчен билегләнгән урынында төбенә тикшерү үткәрдек,”—ди Зәлифә Мәгъзүмова. Ә су коену ихтыяҗын биредә башка яклап канәгатьләндерәләр. Балаларны район үзәге „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы бассейнына алып барып су коендыралар.
Ә кансөярлеләр лагерьдагы балаларның шат тавышларына бары тик сөенә. Чөнки „Алтын башак”та ял сезоны башланды исә, авылда җанлылык төс ала.
—Ял сезоны тәмамланып, лагерь тирәсендә тынлык урнашкач беркадәр кыен булып китә,—диләр „Алтын башак” лагере тирәсендәге йортларда яшәүчеләр, районда балаларның җәйге ялы уңышлы оештырылуына сөенеч белдереп.
Читайте нас: